Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М12 трассасы күперен төзү өчен Иделне тикшерү эшләре быел төгәлләнәчәк

Мәскәү – Казан автоюлын төзү буенча эшче төркем Идел аша күпер төзү вариантын карады.

Татарстанның Лаеш районында М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле трассасы күперен төзү участогында Иделне тикшерү буенча инженер-геологик эшләр башкарыла. Эшләрне агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта эшче төркем утырышында проектның комплекслы баш инженеры, «Институт Гипростроймост — Санкт-Петербург» АҖ вәкиле Андрей Резвяков хәбәр итте.

Мәскәү — Казан автоюлын төзү буенча эшче төркем утырышында магистральнең үтү варианты каралды, ул Гребени авылы янында Идел аша күпер төзүне күздә тота.

"Схемада күпер аркылы чыгу һәм аның янәшәсендәге торак пунктлар күрсәтелгән. Бу Фән-1, Спутник, Иделкәй, Фән-2, Дергачи, Лукоморье. Машиналар йөрү өлешеннән алып күпердән ерак түгел урнашкан җирлек чикләренә кадәр ара күрсәтелгән. Мәсәлән, Фән-1гә кадәр трассадан 497 метр чамасы,  Фән-2гә кадәр 280 метр чамасы, Дружбага  кадәр  - 130 метр чамасы була», - дип сөйләде проектант.

Ул якын-тирә торак пунктларга кадәр ераклык алар файдасына  аерылачак, дип ачыклык кертте. "Трасса барлык норматив таләпләрне һәм кирәкле компенсация чараларын үтәп узачак. Бу, мәсәлән, тискәре йогынтыны киметү өчен тавыш саклау экраннары урнаштыру, - дип билгеләп үтте Резвяков. - Елгага керәчәк дамбалар, һичшиксез, булмаячак. Иделне киметү хисабына күпернең озынлыгын кыскарту планлаштырылмый".

Утырышта җирле халык белән проектның эш моментлары турында фикер алыштылар. Халык күтәргән проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән техник мәсьәләләр каралды.

Эшче төркем составына кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук автомагистраль төзергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев