Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М12 төзелеше 80 меңгә якын эш урыны булдырачак

Трасса Мәскәүдән Казанга бару вакытын ике тапкырга кыскартачак, шулай ук, 2,4 трлн сумга макроикътисади эффект бирәчәк.

М12 трассасын төзүгә якынча 80 мең кеше җәлеп ителәчәк, моннан тыш, тагын 5 мең эш урыны аны эксплуатацияләү этабында барлыкка киләчәк, дип сөйләде "Автодор" дәүләт компаниясенең инвестицияләр һәм стратегик планлаштыру идарәсе рәисе урынбасары Георгий Чичерин. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

"Мәскәү - Казан" тизйөрешле юлының макроикътисадый нәтиҗәсе 2,4 трлн сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Белгеч сүзләренчә, икътисади нәтиҗәгә Федерация субъектларының 8 сәгатьлек файдалану зонасында берләшү хисабына ирешеләчәк, аларның продукциясе автотранспорт белән ташуга тартыла.

"М12 яңа тизйөрешле маршруты Россиянең Европа өлешендәге тиз йөрешле автомобиль юллары челтәре (М11 "Нева" , ЦКАД, М3 "Украина", М1 "Беларусь", М4 "Дон" белән эре төбәк үзәкләре һәм агломерацияләрне (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия һәм Татарстан) тоташтырачак", - дип билгеләде Чичерин.

Юл төзелеше төбәкләр арасындагы юлда вакытны ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм бу инде эксплуатацияләүнең беренче елында ук. Эчке йөк ташуны 70 млн тоннага кадәр җәлеп итү көтелә.

Тизйөрешле автомобиль юлы "Европа - Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорының мөһим өлешенә әвереләчәк. Маршрут буйлап зонада 62 млн россияле яши – бу халыкның 40% ы.

Ул көчле һәм үсә торган төбәкләрне берләштерәчәк һәм аңа якын территорияләр икътисады үсешенә ярдәм итәчәк.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев