Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маңгай тире куркытмый

Физик эштән дә курык­мый­быз! Бүген Идел буе федераль округында акыл хезмәтенә таянып эшләү­че­ләрнең 10 проценты шул фикердә. “HeadHunter” тикшеренү үзәге уздырган соңгы сораштыруда алар, кирәк булса, акыл хезмәтен “ка­ра эш”кә алмаштырырга әзер булуларын җит­кер­гән. Респон­дентларның тагын 22 проценты, яңа эш урыны булачагына төгәл гарантия бирелгән очракта, квалифи­кациясен тамырдан үзгәртергә риза икән.

Сораштыруда катнашу­чы­ларның 17 проценты исә акыл хезмәтеннән башка тормышын күз алдына да ки­тер­мәвен әйткән. Физик эштән курыкмаучылар­ның күпче­ле­ген машина бизнесы тармагында хез­мәт куючылар тәш­кил итә. Әлеге өлкәдә эш­ләүче һәр биш кешенең берсе акыл хез­мәтеннән баш тар­тырга әзер. Куркынычсызлык һәм туризм тармагы хез­мәткәр­ләре дә шундый ук җавап кайтарган. Алар эш уры­нын бернинди авырлыксыз үз­гәртергә әзер булула­рының төп сәбәбен хәзерге хезмәт урынында һөнәри яктан үсеш булмау, хезмәт ха­кы­ның түбән булуы белән бәй­­ләп аңлаткан. “Бүген эшче һөнәр ияләре бу яктан безгә караганда бәхетле­рәк”, – ди алар.


Акыл хезмәтеннән баш тар­тырга әзер булучылар ара­сында физик хезмәткә өстәмә табыш чыганагы, хобби итеп караучылар да юк түгел. “Ак якалы”лар нигездә пешекче-кондитер (9 процент), машина төзә­түче һөнәрен үзләштерергә тели икән. Араларында йөк ташучы, сантехник эшенә кызыгучылар бармак бе­лән генә санарлык. Ә менә табиб, хисапчылар исә бү­ген­ге һөнәрен башкасына алтын таулар вәгъдә итсә­ләр дә алмаштырмаячагына әйт­кән.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев