МАХСУС РЕЖИМ КЕРТЕЛДЕ
Республикада 25 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә. Әлеге чорда учак ягу, чүп-чарны, үләнне, шул исәптән контейнерларда да яндыру, шулай ук урман белән читләшкән объектлар, сәламәтләндерү оешмалары, бакчачылык биләмәләрендә, парклар зонасында, торфлы участокларда ачык утта азык әзерләү, пиротехника куллану тыела.
Әгәр сез кайдадыр коры үлән януын, чүп-чар яки учак янганын күрәсез икән, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүче гражданнарны – 4000 сумга, вазыйфаи затларны – 30000, юридик затларны 500 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган.
Айнур Галимуллин,
Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев