Максим Шевченко белән Николай Сванидзе туры эфирда сугышты (ВИДЕО)
"Комсомольская правда" радиосы эфирында танылган тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре Николай Сванидзе белән Максим Шевченко сугышты. Сталин һәм аның тарихта калдырган урыны турында бәхәс бик кызу барды.
Ахыр чиктә оппонентлар бер-берсен мыскыл итә башлады. "Якынрак булсаң, мордаңа бирер идем", - диде кызган Сванидзе.
- Пожалуйста, кил дә мордага, - дип җавап кайтарды Шевченко.
Сванидзе торып баса һәм Максим янына килеп берне тарта. Шевченко да җавапсыз калмый. Аның кизәнүеннән Сванидзе егылып ук китә. Алып баручы ирләрне тынычланырга чакыра. Шундук радио хезмәткәрләре йөгереп килеп кунакларны аера башлый.
Бу хәлләр барысы да туры эфир вакытында була.
Менә әлеге хәлнең видеосы:
Тапшыруны тулысы белән моннан карарга була:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев