Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малаховка яраганны, татарга ник батмасын?!

"Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалына кабат "Җырлыйк әле!" тапшыруы әйләнеп кайта, ә менә озак еллар дәвамында турыдан-туры эфирда барган "Мәдәният дөньясында" тапшыруы үз эшен туктата. Телеканалның генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов, татар журналистлары белән очрашып, яңа сезондагы үзгәрешләр хакында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Татар каналы экраннарында "Яшьләр online", "Нәсыйхәт", "Дин вә хәят", "Җомга вәгазе", "Җомга киче", "Музыкаль дистә", "Караоке battle", "Мәдәният дөньясында" тапшыруларын кабат күреп булмаячак. Алар урынына "Кайнар хит", "Җырлыйк әле!", "Ком сәгате", "Таяну ноктасы" кебек тапшырулар чыгачак. Һәр шимбә саен татарча спектакльләр күрсәтеләчәк. Булган тапшыруларны ябып, яңаларын ачу сәбәбен "Яңа Гасыр" җитәкчелеге болай дип аңлатты. "Яз башында телевидениенең унбер кешедән торган сәнгать шурасы эфирда барган барлык тапшыруларны карап чыкты. Аларның саны 60тан артык. Берәүләре бүгенге заман таләпләренә җавап бирә, икенчеләренең форматы искергән, концепциясе туры килми. Шураның фикеренә колак салып, телевидениенең даими тапшырулар челтәре формалашты.
Дүшәмбедән алып җомгага кадәр һәр көнне бер үк вакытта бертөрле тапшырулар эфирга чыгачак. Шимбә һәм якшәмбе көннәрнең тапшырулары күңел ачуга корылачак. "Мәдәният дөньясында" тапшыруында төрле темалар күтәрелде. Анда аерым шәхесләр белән әңгәмәләр корылды. Бу тапшыруның бер өлеше "Ком сәгате"ндә чагылачак. Бу - бер сәгатьлек тапшыру. Биредә төрле кызыклы шәхесләр белән аларның хезмәтенә, шәхси тормышына кагылышлы сораулар биреп, әңгәмә корачакбыз. Ток-шоу форматында "Таяну ноктасы" дип исемләнгән яңа тапшыру әзерләнә. Ул октябрьнең беренче яртысында эфирга чыгачак", - дип сөйләде Данил әфәнде.
Очрашуда журналистлар, "Яңа Гасыр"да иҗтимагый-сәяси тапшырулар аз, татарга кагылган мәсьәләләргә игътибарны арттырырга кирәк, дигән фикерләрен җиткерделәр. Телеканал җитәкчелеге моның белән килеште. "Татарлар" тапшыруының эфир вакыты озайтылачак. Чит төбәкләрдәге хәбәрчеләргә мәчет, Сабан туе темаларыннан бераз югарырак дәрәҗәгә күтәрелергә дигән бурыч куелды. Алар да татар проблемасын күтәрәчәк. Сүз уңаеннан, тапшыруда яңа алып баручылар булачак. Ә татарча сәяси тапшыруларга килгәндә, "Таяну ноктасы" әлегә атнасына бер тапкыр чыгачак. Әмма киләчәктә аны һәр көнне кыскарак хронометраж белән туры эфирда чыгарырга планлаштырабыз. Дөрес, татарча сөйли торган, фикерле экспертларга кытлык бар. Әнә Малахов үз тапшыруына таба бит әле. Федераль каналларда да гел бер кешеләр. Кайсы каналны ачма, Владимир Жириновский бөтен тапшыруларда катнаша. Бер үк кешенең даими чыгыш ясавыннан начарлык күрмим. Саллы итеп сөйләсә, халык барыбер тыңлаячак!" - дип әйтте Данил әфәнде.
Хәбәрләрдәге татарлыкка басым кимүен "Яңа Гасыр" җитәкчелеге сайлау алды кампаниясенә бәйле дип аңлатты. "Зур вакыйга алдыннан ниндидер темаларга күбрәк басым ясала", - дип әйтте ул. Тагын яңалыкларга килгәндә, "Яшь ТНВ" тәүлек дәвамында интернетта эшли башлаячак. "Аны сигез сәгатьле итеп эшләячәкбез. Дүрт сәгате - үзебезнең көч белән әзерләнгән тапшырулар, калган дүрт сәгатен сатып алынган продукция тәшкил итәчәк. Тәүлек дәвамында сигез сәгать саен ул өч тапкыр кабатланып күрсәтеләчәк", - дип аңлатты Данил әфәнде. Бу яңалыкка куанырга мөмкин. Әмма күрше Башкортстанда башкорт балалары һәм үсмерләре өчен "Тамыр" телеканалы тәүлек буена инде күптән эшли. Кырым татарлары, да, дәүләт ярдәмен көтеп ятмыйча, заман таләпләренә җавап биргән кырымтатар телендә сөйләүче "Лалә" телеканалын булдырды. Ул да уңышлы эшли. Ә безнең "Яшь ТНВ" һаман да башка чыга алмый азаплана. Югыйсә моның өчен бюджетка акча да күчкән иде. Матбугат очрашуында, "Яңа Гасыр" - республика буйлап аудиторияне киң колачлый алган телеканал, дип әйттеләр. Тулысынча татар телле булып калу турында да сораулар яңгырады, әмма моңа өздереп җавап бирә алмадылар.
http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев