Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта “Керәшен чибәре-2018” билгеле булды

Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан башлап үткәрелә торган "Керәшен чибәре" бәйгесендә 12 кыз көч сынашты.

Җөридәге Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан бирле үткәрелә торган "Керәшен чибәре" бәйгесендә 12 кыз көч сынашты. 2018нче елның "Керәшен чибәре" булып Мамадыштан Алисә Исакова танылды.

"Миндә җиңү теләге зур иде, әлеге бәйгедә өченче ел рәттән катнашам. Бик нык әзерләндем. Хәзерге вакытта кичергән хисләремне сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Бик нык дулкынланам. "Керәшен чибәре" исеменә лаек булу зур җаваплылык өсти", - диде ул.

Алисәгә 18 яшь, ул Чаллының "ТИСБИ" идарә университетында укый.

Керәшен чибәренә - күчеп йөрүче таҗ һәм акчалата бүләкне Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов тапшырды. "Кызлар барысы да җиңүче, алар сайлап алу этабын уздылар. Булган сәләтләрен, чибәрлекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр. 19нчы тапкыр шушы сәхнәдә керәшен сылуларын бүләкли алуыма шатмын. Барчагызны да бүгенге олы тантана белән тәбрик итәм, зур рәхмәт сүзләрен ирештерәм", - диде ул.

"Керәшен чибәре" бәйгесендә 2нче урынны - Эльвина Мивадиева, 3нче урынны Юлия Марышева яулады.

Кызлар "Иң яхшы җырлаучы", "Иң яхшы биюче", "Иң сөйкемлесе", "Йолаларны яхшы белүче", "Иң оста чигүче", "Халыкчан костюм иясе", Иң җор телле", "Этник костюм белгече", "Иң оста пешерүче" һәм "On-line чибәре" номинацияләрендә көч сынашты. Бәйге барышында алар үзләре белән таныштырды, иҗади номер күрсәттеләр, интеллектуаль тур, йола тәртипләре буенча ярыштылар.

Жюри әгъзалары арасында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков, Мамадыш район мәдәният йорты халык авыз иҗаты буенча эшләү методисты Роза Галкина, "Туганайлар" газетасы баш мөхәррире Ирина Муллина, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башкарма комитетының иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасы Дмитрий Кадыкеев бар иде.

Фото: Ләйлә Хәкимова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев