Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Бердәм мәгълүмат системасын эшләү буенча эшче киңәшмә уздырды

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проектын агмәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.

Фикер алышуда  Татарстан  Республикасы дәүләт идарәсен, мәгълүмати  технологияләрне һәм элемтәне цифрлы  үстерү министры  урынбасары Булат Исмаәгыйлев һәм «Иннополис» университеты  вәкилләре  катнашты.  

Искәртеп  узабыз,  Татарстанда  авыл  хуҗалыгында функциональ цифрлы  идарә  структурасы белән     республика агросәнәгать комплексының Бердәм мәгълүмат системасы кертелә.    Проект авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  этапларын  нәтиҗәле файдалану,  планлаштыру һәм  контрольдә  тоту,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  күзәтү  һәм  мониторинглау  өчен  билгеләнгән.    

Фикер алышу барышында  министр  урынбасары     Илдус Габдрахманов республикада  чәчүлекләр мәйданын 2,8 млн.  гектарга  кадәр  арттырырга  кирәклеген  ассызыклады.    Шул  масаттан  авыл  хуҗалыгы  җирләрен  паспортлаштыру һәм аларны  чәчү  җирләре  буларак файдалануга  кертү буенча  киң  күләмле  эш  алып  барыла.   

"Иннополис» университеты» югары  белм  бирү АФОның (АНО) проектлар  белән  идарә  итү  бүлегенең  геомәгълүмат системалары  буенча  әйдәүче  инженеры    Татьяна Решетникова барлык  эшләнгән  эшләрне  һәм  системаның  функциональ мөмкинлекләрен күрсәтте,  Татарстанның беренче  пилот  районнары -  Саба  һәм Питрәч мисалында  авыл  хуҗалыгы җирләрен  космик  мониторинглау сервисы  турында  сөйләде.    

«Система (ТР АПКының ДМС (ГИС) куелган  бурычларны  хәл  итүдә  муниципаль  һәм республика дәрәҗәсендәге  белгечләр  һәм  җитәкчеләр   өчен  нәтиҗәле  ярдәмче  булачак, ул  Татарстан  Республикасының  барлык  җирләрен  исәпкә  алып  барырга һәм  контрольдә  тотарга,  авыл  хуҗалыгы  җирләренең  уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм  итәчәк,  шулай  ук   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җитештерүнең  табышлылыгын  арттыруда реаль ярдәмче булачак», - дип,  билгеләп  үтте  инженер.

Очрашу  кысаларында   Марат Җәббаров белгечләр  белән  кырларны  паспортлаштыру  этаплары  турында  фикер алышты  һәм  республика агросәнәгать комплексының Бердәм мәгълүмат системасын гамәлгә кертү  буенча  башкарыла  торган  эшнең  төп  өстенлекләрен  билгеләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев