Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Һава шартлары чәчү эшләрен башлау вакытына йогынты ясады

Татарстанда планлаштырылган 1,7 миллион гектарның бары 50 мең чамасына язгы культуралар чәчелгән.

Һава шартлары чәчү эшләрен башлау вакытына йогынты ясады. Татарстанда планлаштырылган 1,7 миллион гектарның бары 50 мең чамасына язгы культуралар чәчелгән. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төбәк вице-премьеры – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

  • Чәчү кампаниясенең хәзерге чорына  Татарстанның яртыдан азрак районы чәчү эшләрен башланган. Узган ел 4 майга 423 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән.

"Хәзер һава шартлары рәтләнеп китте. Дүшәмбе без 100 мең гектарда чәчү эшләрен төгәлләргә тиеш. һәр хуҗалык 6-7 процент чәчү эшләрен башкарырга бурычлы”, - дип билгеләде Марат Әхмәттов, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Язгы культураларны 15 көндә чәчеп бетерергә мөмкин, әмма моның өчен механизаторларны ике сменада эшләтергә кирәк булачак. Моннан тыш, кирәкле әйберләрне, шул ук вакытта хезмәткәрләр өчен ризыкны вакытында китерергә кирәк, диде ул.

  • Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре оештырылган. Аерым алганда, 1 млн гектарның 620 меңе яки өчтән ике өлеше тукландырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар игътибарын урыннарда барлык ресурсларны мобильләштерергә һәм чәчү эшләрен кыска вакытта төгәлләргә кирәклегенә юнәлтте. “Бу теманы катгый контрольдә тотарга кирәк”, - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларны минераль ашламалар белән тәэмин итү һәм терлекчелекне үстерүгә аеруча игътибар бирергә киңәш итте.

 

Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев