Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат чаралары Владимир Жириновскийның ковид белән хастаханәдә ятуын хәбәр итте

Жириновскийның үпкәләренең 50-75 проценты зарарлануы турындагы хәбәр телеграмм-каналларда чыкты.

ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский коронавирус белән авырып хастаханәдә ята. Бу хакта үзенең чыганакларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Владимир Жириновскийда коронавирус. Ул хәзер үзәк клиник хастаханәдә», — ди агентлыкның әңгәмәдәше. Жириновскийның үпкәләренең 50-75 проценты зарарлануы турындагы хәбәр телеграмм-каналларда чыкты. «Әйе, үпкәләре җитди зарарланган», — дип әйткән агентлык чыганагы да.

«Владимир Жириновский документлар белән эшли. Үзен ярыйсы хис итә», — дигән чәршәмбе көнне Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе башлыгының беренче урынбасары Василий Власов. Ул партия лидерының кайда булуын хәбәр итмәгән.

«Жириновский күпләр кебек өйдә генә, үзенең шәхси табибларына таянып, авырмакчы булган. Табибларга соң мөрәҗәгать иткән булуы ихтимал. Владимир Жириновский хастаханәгә үзенең „прививочник“ имиджы аркасында ятарга теләмәгән. Сигез прививка ясатып (бу хакта ул үзе әйткән, ике компонентлы дүрт прививка дип аңларга) хастаханәгә эләгүе бик сәер. Шуңа күрә Жириновский моны яшереп калырга уйлаган». — дип яза «Комсомольская правда».

Соңрак «РИА новости» хәбәр иткәнчә, Владимир Жириновскийның ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылуы хакында билгеле булган.

«Коронавирус белән авырган Владимир Жириновскийны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар», — диелә «URA.RU» телеграмм-каналында ЛДПРга якын чыганакка сылтама белән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев