Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МЧС Идел суыннан Пират белән Ковбойны коткарган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте, Идел елгасының Березовка авылы тирәсендә җилкәнле көймәдә әйләнеп капланган биш кешене коткаруы турында хәбәр итте.

Коткарылган ирләрнең берсе - пират, икенчесе - ковбой костюмыннан киенгән булган. Ярга чыккач, аларны эшнең нидә икәнлеген ачыклау өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. 

Мондый хәл кабатланмасын өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, сәяхәткә чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, тормышны куркыныч астына куймаска киңәш итә. Көймәдә әйләнеп капланучылар Иделгә җилкән белән чыкканда, көннең җилле һәм елганың дулкынлы булуын исәпкә алмаган.

Коткарылганнарга медицина ярдәм таләп ителмәгән.

Фото: kazanfirst.ru

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев