Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медведев Россиянең иң яхшы укытучыларына премия бирү буенча бәйге кагыйдәләрен раслады

Бәйгедә педагогик эшчәнлек стажы өч елдан да ким булмаган укытучылар катнаша ала.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрү кагыйдәләрен раслый торган карарга кул куйды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрү, шулай ук премия бирү кагыйдәләре һәм аларны түләүнең тәртибе расланды. Бәйгедә педагогик эшчәнлек стажы өч елдан да ким булмаган, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның укытучылары катнаша ала», - диелә хәбәрдә.

Мөгаллимнәрне конкурста катнашуга белем бирү оешмасының коллегиаль идарә органы тәкъдим итәчәк.

Бәйге катнашучыларның рейтингы нигезендә була. Конкурс җиңүчеләрне билгеләү процедурасы өчен җавап бирүче конкурс комиссияләре оештырылачак төбәкләрдә үткәрелер дип көтелә.

Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга бирелә торган премияләргә салым салынмаячак. 

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев