Метрлы битарафлык яки Сталин калдырган мирас
Балтырган Казанны да баса башлады. Авылларны гына түгел, шәһәр яны бистәләрен дә, шәһәр үзәген дә баскан ул. Халык аптырашта. Тик кайбер авылларда моңа ияләшеп беткәннәр булса кирәк. Юл буйларында, үзәнлекләрдә биек булып үсүче, зур кулчатыр кебек ап-ак чәчәкле үләнгә бөтенебез игътибар итә. Ялгышып тиеп китсәң, сындырып алсаң, согы тиеп, тәнне дә пешерергә мөмкин әле ул. Ни хикмәт, авыл кешесе, ничә еллар дәвамында көрәш алып барса да, аннан котыла алганы гына юк. Балтырган бер дә бирешергә уйламый, кабат баш калкыта.
Афәт
Без дә баш мөхәрриребез белән балтырган үскән җирләргә “сәяхәт” кылдык. Казанның Кадышево бистәсе янындагы инде шәхси йортлар янына “сыешкан” әлеге үсемлекләргә аптырап, юлыбызны дәвам иттек. Юл буйлап барганда берән-сәрән генә дә очрадылар, урман булып утырган җирләргә дә юлыктык. Тик Биектау районының Өбрә авылына килеп кергәч, телсез калдык. Карурман диярсең. Авыл балтырган чолганышында калган. Ферма яныннан авылга кергәндә урман уртасыннан барасыңмыни, кайберләре 4әр метрга кадәр җиткән. Кәүсәләренең ир-ат беләге юанлыгындагылары да бар. Кешеләргә, хайваннарга зыян салмасын өчен күптән түгел юл кырларын чабып та чыкканнар. Төпләрдә согы җыелып ята.
Авыл халкы әйтүенчә, СССР заманында аның орлыгын Суыксу авылына сенаж салыр өчен дип кайтарталар. Тик терлекләргә зыяны ачыклангач, үстерүдән баш тарталар, әмма орлыгы җирдә сакланып кала, үзеннән-үзе тишелеп чыга башлый. Авылның буасы киткәч, балтырган Сая елгасы буйлап тарала. Нәтиҗәдә бөтен җирне басып ала. Суыксудан Щербаковога кадәр барып җитте, аны да узды, бөтен елга буйларында шундый хәл, диләр биектаулылар. Чабып та карыйбыз, файдасы юк бит, тагын шундый урман хасил була, дип зарланалар. Балтырганның бу рәвешле котыруы авылларда көтү йөрмәү, элеккеге кебек терлек асрамау, болыннардан печән чапмау да сәбәп булуы мөмкин, диләр. “Язгы чорда ут-күз генә чыкмасын дип торабыз, бөтен авылың белән бетүең бар, Ходай гына сакласын. Корыган вакытында урман кебек дөрләячәк бит”, – ди авыл халкы.
– Кул көче белән генә бетерә торган түгел аны, – ди Биектау районының Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгат Сабиров. – Элек тә, быел да чаптык. Кайбер урыннарны чапкыч белән икешәр тапкыр әйләндек. Тик бөтен җиргә дә трактор кертә торган түгел. Бюджетта эшләүчеләр белән чалгы тотып чыгабыз. Кул белән чабылган урыннар инде яңадан чәчәккә бөреләнеп утыра. Куркыныч та бит әле ул. Согы әз генә тәнгә эләгә икән, шундук пешерә. Балтырган чабарга чыкканда ныклап киенеп, аякларга резин итек киябез. Саклану чарасын күрмисең икән, зыян күрүең бар.
Без барганда авыл җирлеге башлыгы кулын сөлге белән ураган иде. Нәрсә булды, дип кызыксынмый булдыра алмадык. “Балтырганны күрдем дә кул белән йолкып алдым, тигән кебек тә булмады юкса. Кояш нурлары төшсә, күперәчәк, шуңа яптым”, – ди Тәлгат әфәнде.
Авыл кешеләре саклану чараларын белә хәзер. Әлеге үләннән зыян күрүчеләр элеккеге кебек күп түгел. Балаларга да аңлату эшләре көчле. Өбрә урамында балалар уйнап йөри иде. Алар белән дә сөйләшеп алдык. Кычытканнан да куркыныч әйбер икәнлеген аңлыйлар. “Юк, без аңа тимибез, ул тәнне пешерә, авырттыра. Беләбез ярамаган нәрсә икәнлеген, шуңа якын килмибез, андый җирдә уйнамыйбыз”, – ди балалар.
Балтырган елга буйларында гына түгел, авыл урамнарында да очрый. Кешеләр, күрү белән, кечкенә чагында ук тизрәк көрәк белән кыркып ташларга тырыша. Тамырын да казып караганнар, файдасы гына юк, диләр. Ә менә буш торган йортлар янында ул, 3-4 метрга җитеп, кукыраеп утыра.
Аптырап, күпләп үсә торган җирләргә гербицид та сибеп караганнар. Бераз гына саргаеп утыра да, тагын атна-ун көннән яшелләнеп үсеп китә икән. “Тамырларын үтермәгәч, анысының да файдасы юк. Нәрсә эшләргә дә белгән юк, – ди җирлек башлыгы. – Дәүләттән ниндидер ярдәм булмаса, үз көчебез белән генә бетерә торган түгел. Махсус программа чыгарга тиеш, дигән сүзләр дә йөри. Көтәбез, өметләнәбез. Бетерә алмагач, үзебезгә дә авыр”.
Каян килгән зәхмәт бу?
Россиядә балтырганның 15 төре үсә. Хәтта аның кайберләрен ашарга да ярый, файдалы үлән булып санала. Ә менә “Борщевик Сосновского” дигәне агулы. Әлеге куркыныч үлән безнең илдә сугыштан соң барлыкка килә. Төньяк Америкада шәп терлек азыгы үсә, дип Сталинга җиткерәләр, ул балтырганны кайтартырга әмер бирә. Тик вакыт узганнан соң аның терлекләр организмына зыяны ачыклана. Өстәвенә әлеге үләнне ашаган сыерларның сөте тәмсез, әче булуы беленә. Хатаны төзәтергә булалар. Тик агулы балтырган бөтен илгә тарала һәм зур тизлек белән үзеннән-үзе үрчи.
Галимнәр ачыклаганча, үсеш чорында балтырганда актив агулы матдәләр хасил була. Әлеге сок кеше яки терлек тиресенә эләккән очракта тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмәгән очракта пешү бик каты булырга, 3-6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә балтырганның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тигән очракта, тизрәк юып төшерә, әлеге зарарланган урын кояш нурлары белән тагын да азып китмәсен өчен сакланырга тырыша. Балтырганның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч икән, ул кешене сукыр калдырырга да мөмкин.
– Балтырган үсемлеге балалар өчен бик куркыныч, – ди Россельхознадзорның фитосанитар һәм орлык сыйфаты күзәтчелеге, орлык тикшерү бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров. – Аларга аның куркыныч булуын яхшылап аңлатырга кирәк. Балтырган – көпшәкле үсемлек, балалык кызыксынуы белән алар аның белән уйнарга да мөмкиннәр.
2015 елдан балтырган Россиядә чүп үлән буларак исемлеккә кертелгән. Кешеләргә һәм хайваннарга зыян салуын исәпкә алып, ул юкка чыгарылырга тиеш. Тик әлеге үләнгә каршы көрәш алып бару бер дә җиңел эш түгел. Иң үтемле юл – орлыгы өлгергәнче кечкенә чагында чабу. Аннан соң бу җиргә гербицид, мисалга, Раундап сибәргә була. Ике-өч яфрак чыгарган вакытта әлеге җирне тирәнлеге 5-10 сантиметрдан да ким итмичә сукалатырга мөмкин. Әмма шунысы бар: балтырганның орлыгы җирдә ун еллап саклана, шуңа күрә ул кабат баш калкытырга күп сорамый, бер эшкәрткән җирне кабат эшкәртергә киңәш ителә.
– Хәзерге вакытта аларны юкка чыгару эшен алып бару да урынсыз, орлыгы тагын да таралачак. Гербицидлар белән дә эшләү үз нәтиҗәсен бирми. Бөтенесен дә кечкенә чакта башкару кирәк. Без быел “Басу көне” вакытында әлеге үләнне казып, күргәзмәгә алып бардык. Ул ике метрга җиткән иде. Шунысы бар: күп кеше балтырганның ни икәнен белми. Килүчеләр кул белән тотып карамакчы булды. Белмәүчеләр арасында бу үләннән зыян күреп хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны да артканнан-арта бара, – ди республиканың Россельхозцентр идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко.
Республикада балтырганның күпме мәйданда үсүен берәү дә төгәл генә әйтә алмады. Аңа каршы көрәш алып бару максатыннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россельхознадзор, Россельхозцентр бергәләп эшкә керешкәннәр инде, аның таралу картасын булдырмакчылар. Ул республиканың 20ләп районында үсә. Аеруча Биектау, Арча, Балтач, Питрәч, Саба, Лаеш һәм башка районнарда күп. Казан уртасында да очратучылар шактый. Россельхозцентрга шалтыратып, Үзәк парк янындагы Казансу елгасы буенда, Танк боҗрасы янәшәсендә чәчәк атып утыруыннан зарланганнар.
Балтырганга каршы көрәш чаралары уңаеннан республикада махсус программа әлегә кабул ителмәгән, ул бары тик кәгазьдә генә. Бөтен нәрсә дә акчага барып тоташа. “Балтырганның авыл җирлеге территориясендә үсүе эшне тагын да катлауландыра. Әгәр дә авыл хуҗалыгы җирләрендә үсә икән, бу вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша субсидия мәсьәләсен хәл итәргә булыр иде. Авыл хуҗалыгы җирләрендә булмагач, җирлек проблемасы булып кала. Финанс мәсьәләсен ачыкламый торып, авыллардагы балтырганны бетереп булмаячак”, – ди Елена Прищепенко.
Әлегә авыл җирлекләре ничек кирәк шулай, чалгы тотып кына көрәш чарасын алып бара. Балтырган котырып үскән җирлек җитәкчеләрен дә штрафка тарта алмыйлар. Ә менә иген үсә торган басуларда үскән очракта, җир хуҗаларын, чүп үлән үстереп ятасың дип, җавапка тартырга мөмкиннәр.
Ил буенча да хәлләр мактанырлык түгел. Ләкин берничә төбәктә көрәш чаралары күрә башлаганнар, махсус программа булдырганнар, акчасын да тапканнар. Беренчеләрдән булып әлеге эшкә Ленинград өлкәсе керешкән.
Белеп тору зыян итмәс
– Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичкырын чабарга киңәш ителә. Бу вакытта тән тиресен каплый торган кием, биткә битлек бәйләргә, күзлек кияргә кирәк.
– Үсемлек тәнгә тия икән, кер сабыны белән салкын суда юып төшерергә. Шулай ук составында спирт булган сыекча (одеколон, аракы, спирт һәм башкалар) белән дә юарга (сөртеп алу гына җитми) була.
– Балтырганның тамыры ике метрга кадәр җитә.
– Бер үсемлектән генә дә 80000нән артык орлык өлгерә.
– Россиянең Европа өлешендә балтырган үскән җирләрнең мәйданы миллион гектарга җитә.
– Балтырган язын 7-9 градус салкыннарны да җиңел кичерә.
– Әлеге агулы үсемлек 12 елга кадәр яши һәм икенче елдан башлап чәчәк ата.
– 2015 елда балтырган авыл хуҗалыгы культурасы исемлегеннән төшерелә һәм чүп үлән булып санала башлый.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев