Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти Камил Сәмигуллин бер көндә ике медаль белән бүләкләнде

Медальнең берсен - РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты, икенчесен “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тапшырды.

Татарстан Мөфтиенә “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медален тапшырдылар. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия Федерациясенең Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медале белән бүләкләнде. Республика мөселманнары башлыгына бүләкне Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов тапшырды. Җәүдәт Миргазыйм улы Камил хәзрәткә нык сәламәтлек һәм Татарстан мөфтие вазифасын башкаруда вә җаваплы карарлар кабул итүдә уңышлар теләде.

Татарстан Мөфтие “Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе, Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Илдар хәзрәт Баязитовтан да котлау кабул итте. Ул Камил хәзрәткә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды медален тапшырды.  

Фото: http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев