Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти катнашындагы Ураза гаетенең кайда узачагы билгеле булды

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәг 6.00-дә башланып китәчәк. 

Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30-да биредә хафизлар Коръән аятьләрен яңыгаратачак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәг. 6.30-да мөселманнар гает намазын кылачак.

Фото: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

Чыганак: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев