Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти сайлауларында катнаштылар

Кичә Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы VIII Корылтае узды. Зур җыенда безнең районнан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, 50ләп авыл имамы катнашты. Корылтайда Татарстан Мөфтие итеп кабаттан Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.

Татарстан мөселманнарының VIII Корылтаенда Исламны күтәрү юлында олуг хезмәт куйган дин әһелләренә бүләкләр, рәхмәт хатлары да тапшырылды. Тәбрикләнүчеләр арасында Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Мәхмүт улы Яхин да бар. Ул милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Татарстан Диния Нәзарәте белән уңышлы хезмәттәшлеге өчен Үзәкләштерелгән Дини оешма-ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев