Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфтият делегациясе Мәккәдә татарстанлыларның һәм республикабызның иминлеге өчен дога кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында Мәккәгә килеп җитте.

Монда татарстанлылар гомрә хаҗы кылачак, шулай ук Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү белән шөгыльләнә торган Король Габдел-Газиз исемендәге комплекста булачак һәм Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашачак. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге изге җирләргә аяк басу белән, Аллаһы Тәгаләдән иң беренче чиратта Татарстанда яшәүче бар кешеләргә иминлек, республикабызга тынычлык һәм муллык, барлык дин кардәшләребезгә шәфкать сорап дога кылды.

Фото: http://dumrt.ru

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев