Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел Актанышта узачак

Район җитәкчесе Актанышның тарихи бурычы турында әйтте.

Казанда «Актаныш» якташлыгы җәмгыяте оештырган концертта район җитәкчесе Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендәге август киңәшмәсенең Актанышта булачагын әйтте.

«Быел август киңәшмәсе бездә узачак. Без анда мәгарифне генә түгел, нинди мохиттә балаларны тәрбияләүне дә, сәгатьне дә, үзебезнең яшәешне күрсәтергә телибез. Хәзер дә яңа мәктәп салып ятабыз, көзгә татар дәүләт театры булыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Район башлыгы Актанышның тарихи бурычы булуны да искәртте. Ул — татар дөньясына шәхесләр бирү. «Актаныш та бирмәсә, татар дөньясына шәхесләрне кем бирсен?!», — ди ул.


«Актаныш» якташлык җәмгыяте оештырган концертта чыгышы белән ул җирлектән булган артистлар, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев