Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә

Казанның кайбер мәктәпләрендәге берничә сыйныф кына ОРВИ аркасында карантинга ябылган.

Татарстан мәктәпләрендә уку-укыту гадәти режимда дәвам итә. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ОРВИ башлану аркасында Казанның сигез мәктәбендә 11 сыйныф карантинга ябылган. Республиканың калган муниципалитетларында карантинга ябылган сыйныфлар юк.

«Татарстанда тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр дә юк. Министрлык вазгыятьне көне саен тикшереп тора, салкын тиеп авыру очраклары аркасында күпме баланың һәм сыйныфның дистанцион укуга күчүен күзәтә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республикада мәктәп укучыларының көзге каникулларын штатлы режимда 2-8 ноябрьдә уздырырга планлаштыралар. 

Фото: Илнар Төхбәтов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев