Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф һәм фән министры: Укыту – авыр, әмма бик мөһим һәм намуслы хезмәт

Рафис Борһанов Белем бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Белем көне белән котлады. Укыту – авыр, әмма бик мөһим һәм намуслы хезмәт, ул югары дәрәҗәдә һөнәри осталык, уйланучан һәм җитди мөнәсәбәт, сабырлык, бер-береңә карата игътибар һәм хөрмәт таләп итә, ди ул. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Узган уку елы безнең өчен аеруча уңышлы булды. БДИ буенча уртача балл узган елгыдан шактый арткан, 100 балл җыючы да, югары балл җыючылар саны да артты. Россия олимпиада хәрәкәтендә республикабызның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торуы белән горурланабыз. Бу – Татарстан Республикасы укытучыларының зур казанышы", ди ул.

Балаларның укуда һәм тормышта ни дәрәҗәдә уңышка ирешә алулары, киләчәктә кем булулары, республика һәм бөтен ил үсешенә нинди өлеш кертәчәкләре нәкъ менә Сезгә бәйле. Үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, балаларны тыңлый һәм ярдәм итә белүегез өчен, шулай ук аларны яңа үрләр яулауга рухландыруыгыз өчен рәхмәт Сезгә, ди министр укытучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бу яңа уку елында "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, аңа алты федераль проект кергән. Алар арасында иң мөһиме — "Заманча мәктәп", "Һәр баланың уңышы", "Цифрлы белем бирү мохите", “Яшь профессионаллар”, "Киләчәк укытучысы", "Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү".

Бу көннәрдә Казанда зур вакыйга – һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Сез уникаль мөмкинлектән файдаланып, WorldSkills чемпионаты чараларында булып кына калмыйча, һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе дә тупладыгыз, дип ышанам.

Алда – һичшиксез, уңышлар, шатлыклар һәм вакыйгалар белән тулы булачак яңа уку елы. Бу көннән балаларның сәләтен һәм талантларын ачучы, киләчәк казанышларга һәм җиңүләргә нигез салучы чираттагы җитди эш чоры башлана. Барлык укучыларга һәм студентларга, укытучыларга һәм ата-аналарга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа уку елында илһам һәм уңышлар телим, диелә котлау текстында.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев