Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф министрлыгы укытучының соцчелтәрләрдә үз-үзен тоту кагыйдәләрен төзегән

Педагогик хезмәткәрләр этикасы кодексында укытучыларга су коену костюмыннан төшкән фото урнаштыру рөхсәт ителә.

РФ Мәгариф министрлыгы һәм гомумроссия мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлеге белгечләре укытучыларның социаль челтәрләрдә һәм Интернетта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре исемлеген төзегән. Бу хакта «Известия» газетасы педагогик хезмәткәрләр этикасы кодексының яңа редакциясенә сылтама белән хәбәр итә.

Документны беренче тапкыр 2014 елда яңартканнар, хәзер ул педагогларның социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен дә үз эченә ала. Әйтик, укытучылар «балаларның сәламәтлеге һәм (яки) үсешенә зыян китерә торган мәгълүматлар» урнаштырмаска тиеш.

Аерым алганда, педагогларга социаль челтәрләрдә порнография, үз-үзеңә кул салу алымнары турында мәгълүмат урнаштыру, алкоголь һәм наркотиклар куллануны пропагандалау, шулай ук сүгенү сүзләре куллану тыела. Шул ук вакытта, укытучыларга коену костюмыннан төшкән фото урнаштыру рөхсәт ителә.

Кодексның яңа редакциясендә педагоглар өчен дресс-кодта «ташламалар» да каралган. Хәзер «гомум кабул ителгән эшлекле стильдә киенү» мәҗбүри түгел, «гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары бурычларына» туры килүче тышкы кыяфәтне саклау да җитә.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев