Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгарифме, күсәкме?..

Россия Президенты каршындагы Рос­сия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе галимнәре: “Ро­с­сиянең мәга­риф системасын реформалау: йомгаклар һәм нәтиҗәләр” дигән доклад әзерләде. Галимнәрнең фикер­ләре сөендерә торган түгел: соңгы ун ел эчендә мәктәпләрне һәм вузларны кысып, оборонага һәм көч структураларына акча өстәү мәгариф сис­тема­сының җимерелүенә алып бара.

Эчке тулай продуктның 3,6 проценты күлә­мендәге чыгымнар мәктәпләрнең һәм югары уку йортларының минималь үсеше өчен дә җитәрлек түгел. Югары икътисад мәктәбе мәгълүматлары бюджеттагы мәгариф өлешенең 2007 елдан соң 11,8 проценттан 9,8 процентка ка­дәр кимүен күрсәтә. Нәтиҗәдә 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге гражданнар­ның 65,8 проценты гына мәктәптә белем ала. Алдагы 6 елда исә мәктәп яшендәге балалар саны 3 миллионга артачак. Хәзер бер укытучыга 14 бала туры килсә, 2024 елга бу сан 17 булачак.

 

Мәктәпләргә 267 мең яңа укытучы кирәк булачак. Балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр саны 25 процентка арттыруны таләп итә. Галимнәр исәпләп чыгарганнар: гомумбелем мәгарифенә чыгымнар 39 процентка арттыруны сорый. Бары тик югары уку йортларында гына студентлар саны кими. Бюджет урынна­рының 22 процентка кимүе көтелә. Бу вузларда 1 миллион 626 мең урындык артык булачак дигән сүз. Россиядә бер студентка чыгымнар елга 262 мең сум дип санала. Димәк, югары мәктәпнең чыгымнары хәзерге 526 миллиард сумнан 428 миллиард сумга кадәр киме­те­ләчәк. Бу хәл югары белем бирү өлкәсенең деградациясенә китерә­чәк, дип нәтиҗә ясый белгечләр. Дөнья базарында көндәшлек сәләтенә ия булу өчен исә вузларның чыгымын киметергә түгел, бик аз дигәндә 44 процентка үс­тереп, бер елга 805 миллиард сумга җиткерү таләп ителә.


Дәүләт бюджеты исә акчаны мәк­тәпкә түгел, һаман да көч структураларын ашатырга тоту ягында. Россия – дөньяда җан башына иң күп полицейский туры килә торган ил. 2018 ел федераль бюджетының 37,4 процентын чиновниклар һәм силовиклар ашый. Бу мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән акчадан 5,5 тапкыр артыграк икән. Илдәге вәзгыять исә күрсәтә: ниндидер эчке дошманнардан саклану өчен, алдагы елларга акчаны тагын да күбрәк бүләргә туры киләчәк. Шунысы аяныч: чиновниклар һәм силовиклар армиясе, аларга күпме генә акча бүлмә, “Кышкы чия” дәһшәте кебек хәл­ләрдә көчсез булып чыгалар һәм барри­каданың халыкка каршы ягына басарга мәҗбүр булалар.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев