Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгълүмат түләүсез бирелә

Россия Банкы мәгълүмати хат чыгарды, анда кредит буенча срогы чыккан бурычның торышы турында түләүле мәгълүмат бирү очракларының ачык­лануы турында хәбәр итте.

Сүз кредит, шулай ук  кредит булмаган финанс оешмалары белән куллану кредиты (заемы)  килешүләре  төзү турында  бара. Шуңа бәйле рәвештә банк  мондый мәгълүмат, срогы чыккан бурыч барлыкка килү датасыннан җиде көннән дә соңга калмыйча, куллану кредиты (займ) килешүендә каралган срокта да бушлай бирелүен искәртте.  ("Кулланучылар кредиты (займы) турында" 2013 елның 21 декабрендәге 353-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясы 4нче өлеше). Регулятор заемчыга кулланучылар кредиты килешүе буенча срогы чыккан бурычлар турында мәгълүмат бирү кредиторның бурычы (законның 10 нчы маддәсе) булуына игътибар итте. Шулай итеп, аңа гамәлдәге норматив хокукый актлар белән йөкләнгән бурычларны үтәгән өчен түләү алу рөхсәт ителми.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев