Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме Чаллы объектларын тикшерде

12 июль көнне, Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем Чаллыга юл тотты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге төркем экспертлары «Куркынычсыз» һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында юл ремонты һәм «Демография» проекты кысаларында балалар бакчалары төзелешенең барышы белән танышып чыктылар.

Февраль аенда ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе карары белән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелә. Партия милли проект объектларын төзү һәм модернизацияләү барган районнарда яшәүчеләрнең эш барышы белән шәхсән танышуын таләп итә. Моның өчен эшче төркем тарафыннан даими рәвештә җәмәгать тыңлаулары уздырыла. Шулай ук барлык районнарның төзелеш мәйданчыклары буенча журналистлар һәм җәмәгатьчеләр катнашында рейдлар оештырыла.

- Республика буенча 2019 елда 6 мең балага исәпләнгән 29 балалар бакчасы сафка басачак. Шуларның яртысын ясле төркемнәр тәшкил итә, – дип хәбәр итте Татьяна Ларионова. - Әлеге балалар бакчаларының алтысы Яр Чаллыда төзелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төзүчеләр графиктан шактый алда бара: беренчел план буенча әлеге балалар бакчалары агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында гына тапшырылырга тиеш иде. Тик төзүчеләр башта ук уку елы башлануга, төзү бурычын үз өстенә алган. Инде хәзер үк Чаллы төзүчеләренең үз сүзен тотуы күренеп тора: барлык объектларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары, эшләр ике сменада бара.

Контроль төркеме һәр рейдта халыкның үз районында илкүләм проектлар төзелеше турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын аерым игътибар бирә. Чаллыда ата-аналары исә төзелеш мәйданчыгына кереп кенә калмыйча, булачак балалар бакчалары җитәкчелегенә мебель һәм җиһазлар сайлауда да ярдәм итә икән.

 

Балалар бакчаларыннан тыш контроль төркеме Яр Чаллы агломерациясендә юл эшләренең барышын карады.

Демография «илкүләм проекты кысаларында Татарстанда яңа балалар бакчалары төзелешенә 4,2 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу республикага 2024 елга ясле төркемнәр белән тәэмин ителешнең 100% ка җитәргә һәм хатын-кызларның эш белән тәэмин ителеше 78,9% ка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проектын гамәлгә ашыруга 13 млрд. сум җибәрелгән. Бу авыл юллары өлешен 50% ка, ә шәһәр агломерацияләре юлларын 85% ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев