Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миләүшә Хәбетдинова әдәбиятта үсеш булсын өчен тәнкыйть кирәк, дип саный

Филология фәннәре кандидаты әйтүенчә, өлкән язучылар әдәби осталыклары белән уртаклашырга теләми.

Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова “Татар-информ”га интервьюсында әдәбиятта үсеш булсын өчен тәнкыйть кирәклеген әйтте.

“Хисап биргәндә, безнең 400 язучы бар. Язучыларның күбесе Казанда яши, иҗат итә, ләкин бер-берсе белән аралашмый. Бер-берсенең иҗатына бәя бирми. Шулай булгач, үсеш турында сүз бара аламы икән? “ – диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова язучы Аяз Гыйләҗевны мисал итеп китерде. “Мәктәп укучысы “Казан утлары”на хикәя җибәрә. Язучы исә аңа 16 битлек рецензия яза. Укучыда талант юк әле, тумаган, ләкин бу - әдәби мәктәп. Сиңа язучы булырга ничек ярдәм итә алам мин, ди ул. Нинди китаплар укырга тиеш син? Язмаңда шундый-шундый эпизод бар, аны ничек үстерергә була, син аны бу язучыдан укып өйрән, дип киңәшләр бирә. Бүген яшь язучыларга ярдәм итә торган мондый язучы бармы?” - диде ул.

Уңай күренеш дип, ул Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендәге “Калеб”не атады. “Очрашулар еш оештырылса да, анда олы яшьтәге язучылар әдәби осталыклары белән уртаклашырга теләми”, - дигән фикер әйтте Миләүшә Хәбетдинова.

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев