Мин - 72 яшьлек карт: бу хәлне сөйләргә дә оят, валлаһи
Моны сөйләргә дә оят, валлаһи.
Мин авылда яшим, терелеп булмый торган йогышлы чир белән авырыйм. Нишләп шулай килеп чыкканын һаман да аңламыйм. Өенә дә кайтып күренми торган азгын адәм түгел бит инде мин, ә 72 яшьлек карт. 15 ел элек хатыным үлеп, тол калдым. Хәзер 93 яшьлек авыру әни белән бергә яшибез. Балалар - шәһәрдә, аларның үз тормышы.
Ир-атка авыру карчыкны карау җиңел түгел. Хәлемне аңлап, күрше кызы ярдәм итә башлады. Яшь кенә булса да, җитез, елмаеп-көлеп кенә тора, сүзгә кесәгә керми. Мондыйларны ир-ат халкы бик үз итә. Миңа да ошады. Нәрсә генә әйтсәм дә, нинди генә тәкъдим белән чыксам да, берсен дә кире какмый. Аралар якынаеп киткәнен сизми дә калдым... Саклану чаралары күрмәдем, ни өчен дигәндә, аны белеп тә бетермим.
Кинәт кенә колагым авырта башлагач, район табибларына чыгып киттем. Алар онкология диспансерына җибәрде. Яман шештән шикләнделәр. Диспансерга ятар алдыннан, ВИЧ һәм сифилистан тикшеренү өчен кан анализы тапшырдым. Икесе дә уңай булып чыкты. Миндә - ВИЧ та, сифилис та икән. Нинди чирләр икәнен бераз чамалыйм бит инде, башымны тотып, егылып үләр дәрәҗәгә җиттем. Үләм дип кенә үлеп булмый бит әле. Табибларга соңгы арада кем белән, ниләр булуын сөйләп бирүдән башка чара калмады. Тире-венерологик авырулар диспансерында күрше кызы белән бергә сифилистан дәваланырбыз дип кем уйлаган? Авылдашлар бер-бер артлы килә торды. Күршем йогышлы чирне миннән башка тагын сигез кешегә йоктырган икән. Яшьрәк чагым булса, ул хатынны болай гына калдырмас идем. Мин - яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, күпме гомер калгандыр?! Минем язмышка дучар булучылар арасында япь-яшь егетләр дә бар. Ә теге хатынны һаман тикшерәләр. Тагын күпме кешегә чир "бүләк" иткәндер?..
Республика СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге белгечләре ВИЧ-инфекция белән авыручылар сөйләгәннәрне туплап, китапчык чыгарды. "Дуслар белән мунчада җыелгач..." "Командировкага баргач..." "Интернетта танышкан идек..." Тарихларның һәркайсы матур башлана, күңелсез тәмамлана. 72 яшьлек карт - әнә шул меңнәр арасыннан берсе. Бигрәк гыйбрәтле һәм үкенечле язмышлар. Кызганыч, авылларыбызда да ниләр генә булып ятмый бүген.
Бу атнада, Россия күләмендә ВИЧ/СПИД таралуны туктату максатыннан, чаралар оештырыла. Казан дәүләт медицина университеты студентлары, әлеге йогышлы чирне ачыклау ниятеннән, экспресс-тест үтте. Мондый чаралар даими булып тора. Октябрь аенда Казандагы бер зур сәүдә-күңел ачу үзәгендә ун көн дәвамында тикшерү уздырганнар иде. Анда 1 мең 266 кеше анализ тапшырган. Нәтиҗәсе дә билгеле: 18 кешедә ВИЧ-инфекция табылган. Белгечләр аларның һәркайсына СПИД-үзәккә килеп тикшеренергә анализ биреп карарга киңәш итә. Бишесе килгән, диагноз расланган. Калганнарының бернинди хәбәре юк. Экспресс-тест аноним рәвештә уза, кеше анда ни исем-фамилиясен әйтми, ни яшәү урыны турында мәгълүмат калдырмый.
- Менә шулай инде бездә, белгән очракта да белгечләргә чапмыйлар, - ди Республика СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәгенең медицина буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова. - Диагнозны кабул итәселәре килми. ВИЧ/СПИД хакында ишетергә дә, белергә дә теләмиләр. Юкса иртәрәк беленү үзләре өчен кирәк.
Никадәр иртәрәк исәпкә бассаң, шулкадәр тизрәк дәвалана башлыйсың. Ә кешенең нинди чир белән авыруын белә торып та дәваланмавы, беренче чиратта, үзенең сәламәтлегенә зыян сала. Икенчедән, ул чирне башкаларга да таратачак. 80 процент очракта чир иртәрәк беленә икән. "Кешегә тикшеренү бик мөһим булуын сеңдерергә тырышабыз, - ди Фирая Идиятулловна - Бер мәртәбә наркотик кулланып карадыңмы, һич икеләнмичә, анализ тапшыр. Бер тапкырында да чир ияртү куркынычы зур".
ВИЧ элек кенә наркоманнар чире санала иде һәм авыру бер шприцны берничә кеше куллану нәтиҗәсендә таралды. Хәзер хәл башкачарак: сырхауларның 65 проценты йогышлы чирне җенси юл белән иярткән.
Аларның яшенә килсәк: 35тән башлап, 50 яшькәчә кешеләр, ди белгечләр. Ягъни гамьсез бала-чага да, яшүсмер дә түгелләр, гаиләләре, ирләре, хатыннары, балалары, эшләре бар. Кыскасы, тормышлары бөтен яктан көйле. Ә нәрсә җитми? Авыртмаган башка - тимер тарак... Очраклы җенси якынлык аркасында ВИЧ-инфекция ияртәләр. Бу хакта белеп алгач, аптырап калалар, елыйлар, үкенәләр, тик хәлне үзгәртә алмыйлар. Моның белән килешергә генә кала. Чир йогышсызландырылмаган медицина җиһазларыннан да, чиста булмаган татуировка коралларыннан да күчә ала.
- Безгә килгән кешеләр арасында, татуировка ясатканда иярде, дип әйтүчеләрне хәтерләмим, - ди Фирая Нәгыймова. - Баштарак сәбәбен аңлата алмыйча торалар. Аннары искә төшерәләр, ачылалар. "Кайчандыр, бер генә тапкыр..." - дип каргана башлыйлар. Кызганыч, чир ияртү өчен бер тапкыр җенси якынлык кылу да җитә. ВИЧ-инфекция кан анализы тапшырганда ярты ел дәвамында беленмәскә дә мөмкин.
Белгеч әйтүенчә, диагнозны ишеткәч, тыштан нык күренгән кеше дә борчыла, ничек яшәрмен, башкалар күзенә ничек күреним, бу хәбәрне якыннарыма ничек җиткерим, дип курка башлый. СПИД-үзәктә аны табиб-инфекционист, махсус терапевт, дерматовенеролог, психолог, социаль хезмәткәр чорнап ала. ВИЧ белән дә яшәп булуын сөйлиләр, чирне бүтәннәргә йоктырмау өчен саклык чаралары күрергә, даруларны вакытында эчәргә өйрәтәләр. Бездә тикшеренеп тору өчен мөмкинлекләр бар, бушлай дарулар белән өзеклек юк. Үзәк белгечләре шимбә көнне дә эшли. Баштарак читенсенгән кеше дә соңрак шул режимга җайлаша. Сырхауларның 56 проценты даруларны даими вакытында алып эчеп тора. Россиядә - иң яхшы күрсәткеч бу, ди белгечләр.
Россиядә ВИЧлы аналар арасында бала табучылар артты. "Моны да гадәти хәл дип кабул итәргә кирәк, - ди Фирая ханым. - Алар өчен дә бала кадерле һәм тансык". Чир карындагы балага да иярмәсен өчен, комплекслы чаралар күрелә. Йөккә узган хатынга химия профилактикасы үткәрелә. Нәтиҗәсе яхшы: 2015 елда 300гә якын ВИЧлы хатын бала тапкан булса, аларның 2-3енең генә чире баласына йоккан. СПИД-үзәк белгечләре соңгы биш елда республикада хәл тотрыклылана дип саный, ягъни узган елларга караганда, чир әкренләп кими бара. Әмма тынычланырга иртәрәк әле: бүген әлеге чир үтеп кермәгән район юк инде. Элек Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск төбәкләрендә күп табыла иде. Хәзер үсеш Казанда, Чаллыда күзәтелә.
Фәния АРСЛАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев