Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Global компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек юлларын барлады

Компания шәхси капитал, күчемсез милек, активлар белән идарә итү өлкәсендә эшли.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global компаниясе (Катар дәүләте) идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Global компаниясе Катар дәүләтенең алдынгы инвестицион компаниясе, ул шәхси капитал, күчемсез милек, активлар белән идарә итү өлкәсендә эшли.

Яклар багланыш мөмкинлекләре, дөнья икътисадының актуаль мәсьәләләре турында сөйләшкән.

Исегезгә төшерәбез, Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде белән Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Дохада, 2016 елда Казанда очрашканнар иде инде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с председателем правления компании Global г-ном Абдуль-Хади Аль-Хаджери (Государство Катар).фото Р.Кадыров.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда, шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашкан.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев