Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов район башлыкларына туган телләрдә белем бирүне контрольдә тотарга кушты

Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу, дип белдерде Президент.

атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне оештыруны контрольдә тотарга кушты.

 «Район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Татарстан халыклары телләре турындагы закон нигезендә дәүләт телләрен өстенлекле куллануны тәэмин итүегезне сорыйм. Мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар итеп, туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тотарга кирәк», — диде ТР Президенты Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән министрлыгына норматив мәсьәләләрне хәл итү буенча федераль үзәк белән конструктив эшне дәвам итәргә, шулай ук туган телдә яңа дәреслекләр эшләү һәм гамәлгә кертү эшен көчәйтергә, тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эшен оештырырга кирәк.

«Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу. Республиканың милләтара тынычлык һәм татулык шуңа бәйле. Һәм без бүген бу мәсьәләдә үрнәк», — диде республика җитәкчесе.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең быелгы темасы — «Татарстан Республикасында Заманча мәгариф — һәркем өчен мөмкинлекләр». Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/20-08-2021/mi-nehanov-rayon-bashlyklaryna-tugan-tell-rd-belem-bir-ne-kontrold-totarga-kushty-5834469

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев