Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минераль ашламалар сатып алу өчен 2022 елда 15 млрд. сумга якын акча кирәк булачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә 2022 елгы чәчү кампаниясен минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча республика муниципаль районнары белән Zoom форматындагы киңәшмә узды.

Анда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Марсель Мәхмүтов, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, минераль ашламалар белән тәэмин итүчеләр катнашты.

“Президент Юлламасында киләсе  елда  да минераль ашламалар кертү күләмен быелгы ел дәрәҗәсендә, ягъни гектарга 70 кг  күләмендә саклап калу бурычы куелды. Әгәр 2021 елда минераль ашламалар сатып алуга 8,9 млрд. сум тотылган булса, киләсе елда 15 млрд.сум кирәк булачак”, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Культуралар үстерү өчен кирәкле  чыгымнарны тоту  да турыдан-туры кертелгән минераль ашламалар күләменә   бәйле. Мәсәлән, тукландыру җитәрлек дәрәҗәдә булганда, уңыш  өчен кирәкле  суга тотыла  торган  чыгымнар  2 тапкыр кимрәк була.

Минераль ашламаларның бәяләре һәм бүгенге  көндә аларның булуы турында   тәэмин итүчеләрнең вәкилләре чыгыш ясадылар.

“Ашламаларга бәяләрнең арту тенденциясе күзәтелүен исәпкә алып, аграрийларга инде хәзер үк аларны сатып алу турында уйларга кирәк, ә бу мәсьәләне соңрак хәл итәргә калдырмаска  кирәк. Югыйсә җитештерүчеләрдә моңа  кытлык булырга мөмкин”, - диде Марат Җәббаров.

Ноябрь башына муниципаль районнар һәр авыл хуҗалыгы оешмасы буенча ашламаларга ихтыяҗ турында мәгълүмат әзерләргә һәм Министрлыкка тапшырырга тиеш.

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев