Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министрлар Кабинеты бюджет хезмәткәрләренең акчасын арттыру өчен 30 млрд сум бирәчәк

Табибларга, укытучыларга, фән һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыруга өстәмә рәвештә 30 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта вице-премьерлар белән киңәшмәдә РФ премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм «май указлары»н исәпкә алып Хөкүмәт бюджет өлкәсендә эшләүче кешеләрнең керемен арттыру эшен дәвам итә», - диде Мишустин.

Хөкүмәт җитәкчесе фикеренчә, бу карар ил гражданнарына системалы ярдәм күрсәтүне камилләштерүдә тагын бер адым булачак.

Искәртик, июль ахырында Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын үз вакытында индексацияләүне катгый күзәтү кирәклеген әйтте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ministrlar-kabinety-byudzet-xezmatkarlarenen-akcasyn-arttyru-ocen-30-mlrd-sum-biracak-5875746

фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев