Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министрлык тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен гаризалар сайлап алу игълан ителде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 августыннан 21 августына кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Субсидияләр түбәндәгечә каралган: 1 сыерга - 2 мең сум, 2 сыерга - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга - 4 мең сум, 500 сумга ветеринария чаралары уздыруга килешү төзелгән очракта - һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия түләнә.  

Товар һәм нәселле таналар, берне бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 60,0 мең сум һәм 70,0 мең сум исәбеннән бирелә. 

 Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә: 8 сыердан торган сөт фермасына - 600 мең сум, 5 сыердан торган сөт фермасына 300 мең сум исәбеннән түләнә. 

 Әлемтә өчен телефон: +7 (843) 221-76-88 (8801)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев