Миңнеханов муниципалитетларга Яңа ел бизәлешенә артык чыгымнар тотмаска кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәсендә муниципалитет башлыкларын яңа ел бизәлешенә артык чыгымнар тотмаска өндәде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яңа ел бәйрәмнәренә вакыт аз калып бара. Яңа ел алдыннан традицион рәвештә шәһәр һәм район администрацияләре бәйрәм бизәлеше ясарга тиеш. [Артык] финанс чыгымнарсыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта Татарстан Рәисе республика Хөкүмәтенә шәһәр һәм районнарда, шулай ук торак пунктларда тиешле категорияләр буенча үзәк чыршыларны иң яхшы бизәүгә бәйге игълан итәргә кушты. «Яхшы бәйге, матур. <...> Әйдәгез объектив рәвештә генә», – дип өстәде ул.
«Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр администрацияләренә, шулай ук республиканың профильле министрлыкларына Яңа ел бәйрәмнәре чорына мәдәни-массакүләм, спорт һәм башка күңел ачу чаралары планлаштырырга кирәк. Махсус хәрби [операциядә] катнашучыларның балалары, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен Яңа ел котлавын оештырырга», – диде Миңнеханов.
«Бәйрәм чаралары урыннарында яңа ел чыршылары мәйданчыкларында, мәдәният йортларында, спорт объектларында, җәмәгать урыннарында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бәйрәмнең ниндидер эксцессларсыз узуы без өчен кадерле», – диде Татарстан Рәисе.
«Яңа ел каникуллары, <...> лагерьлар яки мәктәпләрдә ниндидер чаралар... Үтенеч – әйдәгез, баланслы программаны хезмәттәшләребез белән бергә кабул итик: кайда, ничек нәрсә булачак. Балаларны республика чыршысына алып баруны тәэмин итү бик мөһим. Балалар, бигрәк тә махсус операциядә катнашучыларның балаларын игътибарсыз калдырмаска. Барысын да матур итеп уздырырга кирәк», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-municipalitetlarny-yana-el-bizalesena-artyk-cygymnar-totmaska-ondade-5897392
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев