Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Тулеевны эшеннән киткәч тә Кузбасска хезмәт итәчәгенә ышана

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторын иленә намус белән хезмәт итте, дип белдерде.

Аман Тулеев эшеннән киткәч тә ил мәнфәгатьләрен кайгыртачак һәм Кузбасска хезмәт итәчәк. Төбәк экс-губернаторы белән шәхсән таныш булган Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушындый фикерне җиткерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Аман Тулеевны намуслы, кыю кеше, олпат шәхес итеп беләм. Ул күпләребез арасында кыюлыгы, ныклы карары белән аерылып торды”, - дип билгеләп үтте Шәймиев.

Ул төбәк халкының аңа ышануын, аның сайлауларда 90 процент тавыш җыюын искәртте.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Тулеевның алга таба да төбәк мәнфәгатьләрен яклаячагына һәм яңа губернатор Сергей Цивилевка булышачагына ышана.

Минтимер Шәймиев Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторын һәрвакыт иленә үз-үзен аямыйча һәм намус белән хезмәт итте, дип белдерде. Ул Тулеевның эшеннән китүе Кемероводагы янгын белән бәйле булуы кызганыч, диде.

“Кызганыч, кайгы сорап килми. Без барыбыз да әлеге кайгы килгән кешеләр өчен кайгырабыз һәм хәсрәтләрен уртаклашабыз”, - дип билгеләп үтте Шәймиев.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев