Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мисырга очуларны тыю озакка сузылачак

Россия туристларының Мисырга очуларын тыю берничә айга, хәтта ел буена да сузылырга мөмкин. Бу хакта Россия Хөкүмәтендәге үз чыганагына таянып, "Коммерсант" язып чыккан. Моннан тыш, хакимият ил туристлары өчен куркыныч тудырырдай башка илгә очуларны туктату мәсьәләсен дә карый башлаган, ди. Бүген Мисырга очу барлык даими, чартер һәм транзит рейслар өчен...

Россия туристларының Мисырга очуларын тыю берничә айга, хәтта ел буена да сузылырга мөмкин. Бу хакта Россия Хөкүмәтендәге үз чыганагына таянып, "Коммерсант" язып чыккан.

Моннан тыш, хакимият ил туристлары өчен куркыныч тудырырдай башка илгә очуларны туктату мәсьәләсен дә карый башлаган, ди. Бүген Мисырга очу барлык даими, чартер һәм транзит рейслар өчен дә туктатылды. Мондый карар А321 самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң кабул ителде.

224 кешенең гомерен өзгән һәлакәтнең сәбәпләре арасында теракт юрамасы да карала. Мисырдагы туристлар һәм аларның багажларын кайтартуны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз күзәтүе астына алды.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев