Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мәктәбем-белем учагым"

9 декабрьдә Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылуга 25 ел булу уңаеннан "Мәктәбем-белем учагы" дип исемләнгән очрашу- кичә булып узды. Шушы вакыт эчендә мәктәп 24 класс чыгарган, 414 укучы 9нчы классны тәмамласа, 339 укучы урта белем турында аттестат алган . 11 укучы алтын, 12 укучы көмеш медальгә лаек булган.

Әлеге очрашуга ветеран укытучылар, мәктәптә  төрле елларда хезмәт куйган укытучылар һәм хезмәткәрләр, мәктәпне тәмамлаучылар чакырылды.

Балачакларына кайткан чыгарылыш класс укучылары үзләрен  кабат белем дөньясында тойдылар.  Алар укытучылары, классташлары белән очраштылар, укучылар эшләреннән булган күргәзмәләр белән таныштылар, альбомнарда,  видеороликларда үзләрен күреп, шул мизгелләрне хәтерләрендә яңарттылар.   

Очрашуның тантаналы өлеше беренче кыңгырау чыңы белән башланып китте. Моннан 25 ел элек кыңгырау чылтыраткан Закирова Әлфия һәм Сафин Илвирга бирелде бу хокук.

Кичә дәвамында һәркем үзенең хатирәләре белән уртаклашты, укытучылар хезмәт юлларын хәтердә яңартсалар, мәктәпне тәмамлаучылар  балачакларына кайттылар, укыган вакыттагы кызыклы мизгелләрне  искә төшерделәр. Укытучылар  исеменә бик күп җылы сүзләр әйтелде бу көнне. Мәктәпкә зур бүләкләр белән килгән һәркемгә коллектив зур рәхмәтен  белдерде.

Саба мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Капитонова Г.Т.  коллектив  исеменә Рәхмәт хаты тапшырды, мәктәп эшчәнлегенә югары бәя  бирде.

Мәктәп , зал тутырып,   балачакларын хәтердә саклаган  укучыларын үзенә җыя алган, укучылар укытучылары, класс җитәкчеләренә карата хөрмәт һәм яратуларын җиткерә алганнар икән, димәк, бу  очрашу эзсез калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев