Мәктәптә алган белемнең кирәге чыктымы?
Ата-аналарның нибары 9,5 проценты гына мәктәп программасыннан алынган иң гади сорауларга җавап бирә ала. “Левада” үзәге белгечләре Фән көне алдыннан уздырылган сораштыруда шундый шаккатыргыч нәтиҗә ясаган. Тикшеренүдә катнашкан ата-аналарның бик азы гына җиде гап-гади сорауга тулысынча дөрес итеп җавап бирә алган. Баксаң, 2006 һәм 2009 елда уздырылган шундый ук тикшеренү вакытында хәлләр тагын да мөшкелрәк булган икән. Быелгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әти-әниләрнең күбесе заманында география фәнен яхшы үзләштергән. Биология фәнен исә хәтерләмиләр, ди үзәк белгечләре. Сезгә мәктәптә алган белемнең кирәге чыктымы?
Резеда ГАРИПОВА, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры:
– Мәктәп конкрет белем бирүдән бигрәк кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим роль уйнавы, аңа җәмгыятьтә яшәргә өйрәтүе белән әһәмиятле. Укыганда безгә тәкъдим ителгән белемне үзләштерергә теләми идек. Барысына да ялкаулык гаепле. “Мәктәптә өйрәнгән шул ук логарифмнарның тормышта беркайчан да кирәге чыкмады” ише фикерләрне, дөрестән дә, бик еш ишетергә туры килә. Тик мин моның белән килешмим. Көндәлек тормышта кирәге булмаса да, әлеге белемнәр ун ел дәвамында минем баш миен “эшләргә”, уйларга мәҗбүр итеп торган икән – бу үзе үк файда бит. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да баш миен шул рәвешле “селкетеп” тормыйсың икән, ун, егерме, утыз елдан соң: “Мәктәптә алган белемнәрнең өч тиенгә дә кирәге булмады”, – дип зарланырга кирәкми.
Раил ГАТАУЛЛИН, “Белем.ру” порталы җитәкчесе:
– Тырышып укыгангамы, мәктәптә туплаган күп кенә мәгълүматны әле дә бик яхшы хәтерлим. Әмма программа гел үзгәреп тора. Хәзерге мәктәп программасындагы кайбер сорауларга җавап бирә алмавымны беләм. Әмма IT, информацион технологияләр кебек үз һөнәрем белән бәйле сорауларга дөрес җавап бирәчәгемә ышанам. Әлеге юнәлеш буенча укучыларны вузларга уңышлы гына әзерләгәнем бар. Мин үзем мәктәптә барлык фәннәрне дә яратып укыдым. Ә менә иң авыр бирелгән фән – геометрия иде. Әмма университетның икенче курсында укыганда геометрияне югары дәрәҗәдә үзләштерә алдым. Соңрак әлеге фәнне үземә дә укытырга туры килде хәтта. Мәктәптә алынган белем дәрәҗәсеннән зарланмыйм. Гади генә авылда татар телендә белем алсам да, укытучыларыбызның бик югары дәрәҗәдә укытуларын аңлыйм. Бу белем һәрвакыт кирәк була. Әлбәттә, интеграллар, дифференциаллар көндәлек тормышта кирәкмәскә дә мөмкин, әмма әлеге темаларны өйрәнгәндә барлыкка килгән ми күзәнәкләре безне тагын да белемле итә һәм тормышка аңлы рәвештә глобаль карарга мөмкинлек бирә.
Люция МУСИНА, җырчы:
– Мәктәптә алган белемнең ныклыгы укытучылардан тора. Ә безнең укытучылар – чын мөгаллим иде. Рәхмәт аларга! Үзебез укыган чордагы мәктәп программасыннан сораулар бирсәләр, дөрес итеп җавап бирә алырмын дип уйлыйм. Һәрхәлдә, үсемлекләрдә ген барлыгын беләм. Мин мәктәптәге барлык фәннәрне дә яратып укыдым. Тормышта да барысының да файдасын күрәм.
Айгөл ВАФИНА, Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылы мәдәният йорты мөдире:
– Мәктәптә алган белемне хәтерлим. Укуга бик теләп йөрдем. Һәр көн мәктәптән үзем өчен ниндидер яңалык белеп кайта идем. Белгечләр сорау биреп караса, аларга тулысынча дөрес җаваплар бирермен дип уйлыйм. Биремнәр 2000 елга кадәрге мәктәп программасыннан алынса, билгеле. Ник дигәндә, хәзергеләре без укыган чорныкы белән чагыштырганда шактый аерыла. Мәктәптә күбрәк филологик фәннәрне яратып укый идем. Математика фәннәре буенча белемем азрак дип саныйм. Мәктәптә алган белемне тормышымда һәрвакыт кулланам. Минем өчен ул югары уку йортында алганына караганда күпкә файдалырак.
Алсу АБАЕВА, Казанның 135 нче мәктәбендә татар теле укытучысы:
– Мәктәптә алган белем бик кирәк булды. Югары уку йортында алганы белән бергә үрелеп, бүгенгәчә мине, гаиләмне тукландырып килә. Әле дә көн саен уку, белем алу белән шөгыльләнәм, моны һөнәрем дә таләп итә. Мәктәптә география һәм химия фәннәрен тиешенчә өйрәнмәвем өчен бераз үкенәм. Әлбәттә, укучының белем дәрәҗәсе баладан гына тормый, әлеге фәнгә карата кызыксыну уята алган укытучы да әһәмиятле роль уйный бу очракта. Мәктәптә алган белем тормышта кирәкле дип саныйм. 100 проценты ук кирәк булмаган очракта да, 80 проценты миңа файдага булды. Форсаттан файдаланып, һәркемгә белем алуларын туктатмаска киңәш итәсем килә.
“ВТ“ кайнар линиясе
Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ“ кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгатьләр кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@vatantat.ru электрон адресына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.
Банк дөрес эшлиме?
2015 елда фатирымны саткан идем. Әмма вакытында салымын түләмәдем. Суммасы зур булып тоелды. 78 мең сум түлисе иде. Әмма шушы көннәрдә банк картамны эшләми торган иттереп куйган. Баксаң, суд приставлары шул картадагы акчага арест салган икән. Бу законлымы?
Тәбрис
Сезнең рөхсәттән башка банк счеттагы акчага кагыла алмый. Әмма әгәр суд приставлары банкка бурычыгыз барлыгы турында хәбәр сала икән, банк белән килешүегез туктатыла. Счеттагы акчадан суд карары нигезендә бурычны каплатырга була. Сезнең очракта банкның бер гаебе дә юк. Мондый күңелсез хәлгә калмас өчен, үзегезгә алдан ук салым акчасын түләргә кирәк иде.
Зурайтырга ярыймы?
Авылыбыздагы зиратта урын бетеп килә. Тиздән аны тагын да зурайтырга телиләр. Төрле сүзләр йөри. Янәсе, зиратны зурайтсаң, кеше күп үләчәк, ул мәет теләп торачак икән. Бу мәсьәләдә дин әһелләре нәрсә ди?
Илһамия
Сорауга Кукмара районының Төркәш авылы имам-хатыйбы Хаҗип Гыйльманов җавап бирә:
– Андый хорафат сүзгә ышанырга кирәкми. Гомумән, мөселманнар юк-барга ышанып, үзләренең эчен пошырмасын иде. Зиратны зурайту ислам динендә тыелмаган. Үзегез уйлап карагыз, урын булмаса, кешеләрне кая җирләргә соң? Зират итеп әйләндерелеп алынган урында һәрчак тәртип була, якын кешеңнең кабере дә билгеле булып торачак.
Нигә һаман бирмиләр?
Без – сугыш чоры балалары. Бик авырлык белән яшәдек. Кечкенәдән колхоз эшенә керештек. Картайган көнемдә онкология авыруы килеп чыкты. Әллә ничә тапкыр операция кичердем. Яшәгән фатирым да җимерек. Миңа инвалид, репрессия корбаны баласы, җимерек йортта яшәгәнлеккә дә фатир бирергә тиешләр дип беләм. Шушы өч мөмкинлекнең берсе ярдәмендә булса да фатир алып булырмы?
Екатерина Порфирьева
Әлеге сорауга Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.А.Гыйниятуллиннан җавап килде:
–“Тузган торактан күчү” программасы буенча Е.Г.Порфирьева яшәгән җимерек 44,2 кв.млы фатирыннан “Салават күпере”ндә урнашкан 62,2 кв. метрлы фатирга күчерелде. Екатерина ханым моңа риза икәнен җиткерде.
Чыгып булырмы?
Күптән түгел йөрәгемә аппарат куйдылар. Әмма ул металл эзләү җайланмасы белән тикшергәндә гел тавыш биреп тора. Метрога да, вокзалга да, кибеткә дә керә алмыйм. Тиздән чит илгә хастаханәгә тикшеренергә барырга җыенам. Бу җайланмалардан берәр белешмә күрсәтеп кенә чыгып булмыймы?
Гөлсирә Ч.
Үзегез белән инвалидлыкны раслаучы документ, аппарат куелганлыкка табибтан белешмәгез булсын. Шул язулар белән дә сезне тикшереп чыгаралар икән, димәк, закон бозыла дигән сүз. “Инвалидларны яклау турында”гы Законда күрсәтелгәнчә, аны бозган кешене җавапка тарту яки штраф түләтү каралган.
Юлчыга нинди ярдәм тиеш?
Күптән түгел ирем белән чит илгә ялга барып кайттык. Тик үч иткәндәй, тиешле көнне кайтып китә алмадык. Һава торышын сәбәп итеп аңлаттылар. Мондый очракта безгә нинди хезмәт күрсәтелергә тиеш?
Зөлфирә
Җиде яшькә кадәр балалары булган пассажирлар ана һәм бала бүлмәсенә урнаштырыла, көтү вакыты ике сәгатьтән арта икән, юлчы мөрәҗәгать иткән очракта, ике тапкыр телефоннан шалтырату яки электрон почта аша ике хат җибәрү мөмкинлеге бирелә. Тоткарланган кешене салкын эчемлек, әгәр рейсны көтү вакыты дүрт сәгатьтән артып китә икән, кайнар ризык белән тәэмин итү каралган. Очып китү көндез – сигез, ә төнлә алты сәгатьтән артык тоткарланса, пассажирларны кунакханәгә урнаштырырга, аларны анда илтеп куярга һәм килеп алырга, багаж саклауны оештырырга тиешләр. Әлеге хезмәтләр түләүсез башкарыла.
Әллә сез эшләмисезме?
“Ватаным Татарстан”ны яратып укыйм. Әмма яңа елдан соң газетаны начар тарата башладылар. Ике атна инде газета китерүче юк. Хат ташучыдан кат-кат сорадым. “Газетаны Казаннан китермәделәр”, – дип җавап бирделәр. Әллә сез эшләмисезме?
Фәйрүзә.
Түбән Кама шәһәре
Бу сорау буенча Түбән Кама шәһәрендә урнашкан 9 нчы почта бүлеге белән элемтәгә кердек. Алар, бу хәлгә ачыклык кертербез, дип ышандырдылар. Фәйрүзә апаның үзенә дә шалтыраттык. “Бер атналык газетаны җыеп алып килергә вәгъдә иттеләр. Сезгә шалтыратсам, газета табыла, дәшми калсам, югала”, – дип рәхмәтләрен җиткерде ул. Вакытында газета китермәү проблемасы Әтнә районындагы Күңгәр авылы җирлегендә яшәүчеләргә дә таныш. Без укучыларыбызның гозерен тиешле урынга җиткерергә, алдагы саннарда бу хакта тулырак язарга җыенабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев