Мөнир Рахмаев мәҗлестә сугышкан
Белүегезчә, артистларның күбесе төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясыйлар. Беркем өчен дә сер түгел: мондый чараларда исерек кешеләр шактый була. Шулай Мөниргә соңгы чыгышларының берсендә исерек кунак бәйләнә башлый. Кич буе бу бәйләнүләрне түзеп йөргән җырчы, эш йодрыкларга барып җиткәч түзми - үзе дә берне суга. "Минем кулым авыр, теге егет бер...
Белүегезчә, артистларның күбесе төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясыйлар. Беркем өчен дә сер түгел: мондый чараларда исерек кешеләр шактый була. Шулай Мөниргә соңгы чыгышларының берсендә исерек кунак бәйләнә башлый. Кич буе бу бәйләнүләрне түзеп йөргән җырчы, эш йодрыкларга барып җиткәч түзми - үзе дә берне суга.
"Минем кулым авыр, теге егет бер сугудан егылды да куйды. Артист кеше көчсез, үзен яклый алмый дип уйлаучылар өчен бу бер сабак булыр" - дип сөйләде Мөнир. Әйтеп үтергә кирәк, җырчы үзе эчми дә, тартмый да. Киләсе көнгә, сугыш чукмары Мөниргә шалтыратып гафу үтенгән. "Мин аңа ачу сакламыйм" - дип белдергән җырчы "TMTV" телеканалына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев