Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү өлкәсендә хәрбиләр өчен «Татар ашлары көне»ндә бавырсак, пәрәмәч биргәннәр

Чараны Татарстанның Чистай районы хакимияте, дивизия командованиесе һәм Наро-Фоминск шәһәр округының татар җәмгыяте оештырган.

Мәскәү өлкәсендә Дүртенче гвардия танк Кантемиров дивизиясендә  хәрбиләр өчен узган «Татар ашлары көне»ндә һәр солдатка  чәк-чәк, бавырсак, кош теле һәм пәрәмәч бирделәр, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә әлеге дивизиядә Чистай районыннан чакырылган 16 егет хезмәт итә. Хәрби хезмәткәрләр бер полкның ашханәсенә җыелган. Егетләрне милли ризыклар белән сыйлаганнар.

Алар шулай ук татар ашларына багышланган китаплар һәм «Татарский мир» газетасы белән танышкан.

Соңыннан һәр солдатка татар милли ризыклары салынган пакет тапшырганнар.

Чараны Татарстанның Чистай районы хакимияте, дивизия командованиесе һәм Наро-Фоминск шәһәр округының татар җәмгыяте оештырган.

  • 2011 елдан Наро-Фоминск һәм Чистай – тугандаш шәһәрләр. Ике яклы килешү нигезендә, Чистай районыннан армиягә чакырылган егетләр Кантемиров дивизиясендә хезмәт итә. 

Фото: http://tnc-mo.ru

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев