Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Путинны «Россия халкының атасы» диде

«Сайлау нәтиҗәләре дәүләт башлыгы һәм халык арасында үзара аңлашу барлыгын ачыктан-ачык күрсәтте», - диде Әлбир Крганов.

Мәскәү һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов Россия Президенты Владимир Путинны «Россия халкының атасы» диде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Россия – без инде күп гасырлар дәвамында яши торган зур гаилә ул. Һәм дәүләт башлыгы да күпмедер дәрәҗәдә безнең атабыз, җитәкчебез, Россиядәге күпмилләтле халыкның лидеры булып тора», - диде ул.

«Хатыны һәм балалары әтисенә ярдәм итә, теге яки бу мәсьәлә буенча аның белән киңәшләшә икән, ул чагында йортта да тынычлык һәм тәртип хөкем сөрәчәк, эшләр яхшы барачак. Әгәр ниндидер проблемалар килеп туа икән, аларны бергәләп хәл итүе җиңелрәк. Бу дәүләт күләмендә караганда да шулай», - диде Әлбир Крганов.

«Шунлыктан дәүләт башлыгы һәм халыкның үзара килешеп эш итүе мөһим. Сайлау нәтиҗәләре үзара аңлашу барлыгын ачыктан-ачык күрсәтте», - дип сүзен йомгаклады мөфти.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев