Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Чыңгыз Айтматовка һәйкәл ачылды

Тантаналы ачылышта Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский, Кыргызстан Республикасы Президенты катнашты.

Мәскәүдә язучы Чыңгыз Айтматовка һәйкәл ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Монумент язучы исемендәге скверда урнашкан һәм Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган. Тантаналы ачылышта Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский, Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жээнбэков һәм башка дәүләт эшлеклеләре катнашкан.

Татарстан Республикасыннан һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашкан. 

“Әлбәттә, без барыбыз да әлеге язучыны хәтерлибез. Россиялеләрнең, совет кешеләренең тулы бер буыны аның әсәрләрендә тәрбияләнде. Аның исемен әйткәндә, саф чисталык, бөеклек һәм яхшылык хисе уяна”, -диде Мәскәү мэры Сергей Собянин. Мэр фикеренчә, һәйкәл ачылу Россия һәм Кыргызстан арасындагы дуслык һәм тарих символы булды.

Үз чиратында Владимир Мединский Чыңгыз Айтматовны рус һәм кыргыз әдәбиятының классигы дип белдерде. Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбеков язучының исемен мәңгеләштергән өчен Россия халкына рәхмәтен белдерде.

  • ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Чыңгыз Айтматов хәзерге заманның иң күп укыла торган авторы булып санала. Үзе исән вакытта ук классик булып танылган язучының романнары 176 артык телгә тәрҗемә ителгән һәм 100 миллионнан артык тираж белән 128 илдә басылып чыккан. 

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев