Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә “Рамазан чатыры” ачыла

Дини-мәдәни проект кысаларында милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен бәйрәм, Коръән уку бәйгеләре, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һ.б. була.

15 майда Мәскәүнең Тәүбә тавындагы мәчет каршында Рамазан чатыры ачыла. Чатыр эшләү дәверендә анда бер меңнән артык кеше килү көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Марат хәзрәт Арсланов хәбәр итте.

16 майдан 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге дини-мәдәни проект кысаларында милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен балалар бәйрәме, Коръән уку бәйгеләре, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һәм башка бик күп чаралар үтәчәк.

“Матур гадәт буенча, быел да Рамазан чатыры урнаштырдык. Анда узачак социаль чаралар төрле дин һәм милләт вәкилләрен берләштерә. Проектның төп максаты - халыклар арасында ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату. "Рамазан чатыры" төрле милләт мөселманнарын бер урынга җыя”, - диде Марат хәзрәт Арсланов.

Әлеге чатырның ишекләре һәркем өчен ачык булачак, ди оештыручылар.

“Рамазан чатыры” – Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән ел саен оештырыла торган үзенчәлекле агарту-мәдәни проекты.

Фото: Марат хәзрәт Арсланов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев