Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә татар студентлары белән "түгәрәк өстәл" узачак

Мәскәүдә 20 ел дәвамында татар мәдәниятен, телен саклау белән шөгыльләнүче “Штаб” клубы медицина институты студентларын “түгәрәк өстәлгә” чакыра.

7 февраль көнне “Штаб” клубында Мәскәү медицина институтында укучы татар студентлары катнашында түгәрәк өстәл утырышы узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү татарларының "Штаб" клубы координаторы, меценат Рөстәм Җамалиев җиткерде.

Татарларны берләштерү максаттаныннан эшләүче “Штаб” клубы хәрбиләр, табиблар, эшкуарлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында төрле проектлар алып бара. Проект кысаларында яшьләр елга бер җыелып, көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышалар, тәҗрибә туплыйлар.

“Элекке җитәкчебез Фикрәт Табиевның эшен дәвам итәбез. Ул безгә ике юнәлешне дәвам итәргә кушты: беренчесе – татар мәдәниятен һәм телен саклау өчен көрәш, икенчесе – татар кадрлары әзерләү. Кадрлар татарлар булса, алар милләтне үстерүдә зур ярдәм күрсәтәчәкләр. Шуңа күрә "Штаб" каршында төрле юнәлештәге клублар оештырыла. Шул рәвешле яшьләр аралаша, таныша, берләшә. Гомумән, татар яшьләренә зур игътибар бирергә кирәк“, – ди Рөстәм Җамалиев .

Түгәрәк өстәл утырышы сәламәтлек саклау системасына югары һөнәри осталыктагы табиблар җитешмәүгә багышланган. Студентлар белән очрашуга танылган белгеч-табиблар да чакырылган. Алар тәҗрибә уртаклашудан тыш, сәламәтлек саклау өлкәсендә яшәп килгән проблемалар турында сөйлиячәкләр. Оештыручылар бу чарада 60 ка якын кеше катнашыр дип өметләнә.

“Түгәрәк өстәл” Мәскәү шәһәренең яшьләрендә кызыксыну уяткан. “Штаб” лидеры Рөстәм Җамалиев билгеләгәнчә, түгәрәк өстәл утырышын яшьләр өчен заманча идеяләр һәм проектлар ярдәмендә кызыклы итәргә кирәк.

“Очрашулар Таганка урамындагы фатирда була. Студентлар мондый чараларны көтеп алалар. Белгечләргә алдан сораулар әзерләп куялар. Без аларны җыеп, баш табибларны, академикларны чакырып, үзара аралаштырып эш алып барабыз. Яшьләрнең бүген без тормышта уңышлы кеше булуын, зур дәрәҗәләргә ирешүен телибез, шул фикерне сеңдерәбез, киңәшләр бирәбез. ”Штаб”ның бер генә көн дә кешесез торганы юк. Көн саен "Штаб" аша йөзләп кеше уза. Проектларыбыз дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын иде, ” -  клуб җитәкчесе.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев