Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдәге татар мәктәбендә шигърият бәйрәме Тукайга багышланган

Мәктәп укучылар “Мәскәү татарлары штабы”ның Тукайга багышлап уздырган флешмобында актив катнашкан.

Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган шигърият бәйрәме узган. Бу хакта “Мәскәү татарлары штабы” хәбәр итә.

Мәскәүнең татар мәктәбе укучылары Габдулла Тукайга багышланган флешмобта актив катнашкан. Укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгән.

4А классы укучылары Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштергән. Бәйрәм Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланган.

  • 1186 номерлы татарча белем бирү компоненты булган этномәдәни мәктәп Мәскәүдә 1997 елдан бирле эшли. 2006 елда мәктәпкә Муса Җәлил исеме бирелгән. Монда ел саен “Батырлык гасырларда калыр” дип аталган төбәкара ачык бәйгесе һәм Муса Җәлил истәлегенә билбау көрәше буенча турнир уза. Мәктәп ишегалдында татар шагыйренә истәлек билгесе куелган.

Мәктәптә “Татар мәдәнияте һәм көнкүреше”, “Разведка легендалары”, “Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәп тарихы” һәм “Дөнья мәдәнияте галереясе” музейлары эшли.

Фото: arskland.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев