Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мурат Сираҗин: Атылган дуңгызларның бер кило ите мең сум тора иде

Югары Ослан районының Кызыл Байрак (Шеланга) авылында яшәүче Мурат Сираҗинның крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруына биш ел. Бүген аның 50ләп кәҗәсе һәм сарыгы, шуның кадәр үк каз-үрдәге, бер ишәге бар. Ә менә "Венгерская мангалица" сирәк токымлы дүрт дуңгызын 3 октябрь көнне көндезге 12ләр тирәсендә билгесез адәмнәр атып үтерүен хәбәр иткән идек. Бүген...

Югары Ослан районының Кызыл Байрак (Шеланга) авылында яшәүче Мурат Сираҗинның крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруына биш ел. Бүген аның 50ләп кәҗәсе һәм сарыгы, шуның кадәр үк каз-үрдәге, бер ишәге бар.

Ә менә "Венгерская мангалица" сирәк токымлы дүрт дуңгызын 3 октябрь көнне көндезге 12ләр тирәсендә билгесез адәмнәр атып үтерүен хәбәр иткән идек. Бүген бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

- Дуңгызларны сарайдан ераккарак, чокыр янына алып китеп харап иткәннәр. Көпә-көндез бит! Бу вакытта барыбыз да өйдә идек, - ди фермер.

Мурат абый сүзләренчә, әлеге сирәк очрый торган нәселле дуңгызлар борынгы татар нәселеннән. Элек аны татарлар үрчетеп караган. Соңрак бу эш белән венгрлар шөгыльләнә башлаган. Фермер аны Чиләбе зоопаркыннан сатып алган. Дуңгызның бер кило ите 1000 сум тирәсе тора. Бу бик кулай токым. Башлыча үлән белән туклана, ашлык кирәкми. Мурат абый бу тармакны ныклап җәелдерергә уйлый, дуңгызларны үрчетү теләге белән янып яши. Әмма...

- Дуңгызларның барысы да буаз, сау-сәламәт иде. Моны экспертиза да раслады. Халык арасында "Сираҗин авыру дуңгызларын үзе атып, иминият акчасын алырга теләгән" дигән сүзләр йөри. Көлке! Экспертиза аларда бер авыру да тапмады. Барлык нәтиҗәләр дәүләт ветеринария үзәгенә китте, - дип сыкрануын белдерә Мурат ага.

Дуңгызларга 16 калибрлы ау мылтыгыннан аталар. Һөҗүм булган җирдә пуля белән гильза табыла. Бөтен чирәм өсте кан белән тулган була... Яраланган дуңгызлар шундук җан бирми, йөгереп йөриләр, күрәсең. Үтерелгән дуңгызларның гомум авырлыгы 200 килоны тәшкил итә.

Җинаятьченең кулыннан тотмасалар да, Мурат әфәнде үзенә каршы кешеләр барын яшерми: «Фермер булып теркәлгәч тә, өй артындагы буш җирне рәсмиләштерү өчен район башлыгына гариза яздым. Дөрес, ул ТАИФ җирләре булып санала иде. Әмма хакимияттә миңа тиешле җирләрнең чиген сызып бирделәр. Рәсмиләштерү вакытында 3 гектар чамасы мәйданның ТАИФныкы икәне ачыкланды. Әмма рәсмиләштерү буенча боз кузгалгач, алар аны бирергә тиеш иде. Тик алар аннан баш тартырга атлыгып тормады. Шулай итеп, бу тарткалаш 5-6 елдан бирле бара инде. Җир буш торса-тора, әмма миңа бирмиләр. Мин үземә карата нинди дә булса этлек эшләнер, дип көттем. Чөнки 23 сентябрь көнне үк инде җиләк-җимеш агачларын сындырып, койманы ишеп киткәннәр иде».

Бу хәлләрдән соң Мурат абыйның тормыш иптәше урамга чыгарга да курка. Фермер да шөбһәле. Тик кул кушырып өйдә ятып булмый, малкайлар ашарга сорый. "Сираҗин" крестьян-фермер хуҗалыгы экологик чиста продуктлар сату белән дан казанган. Ирле-хатынлы Сираҗиннар махсус тушенка, сыр, каймак, эремчек, сөт белән сату итә.


- Киләсе елга ишәгем бала китерергә тиеш. Насыйп булса, ишәк сөте сатарга уйлыйм. Мәскәүдә аның литры 2000 сум тора. Аны Мисыр патшабикәсе Клеопатра кебек күренү өчен маска ясарга алалар, - дип планнары белән уртаклашты Мурат абый. -Канатларны сындырмасыннар да, аяк кына чалмасыннар...


Бүген дә ишәк эшсез ятмый. Эшмәкәр берьюлы 1000 сумлык азык-төлек алган клиентларын ферма тирәли ишәккә атландырып бушлай әйләндерә. Балалар һәм пенсионерлар өчен дә махсус акция каралган. Иша кушаматлы бу ишәкне кәбестә, кишер, банан белән сыйлаучылар да бер тапкыр бушлай йөри ала.


Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев