Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотиклар сату фактлары турында “кайнар телефон” элемтәсе эшли башлады

Мәгълүм булганча, 13 октябрьдән республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы башланды. Айлык чорында халык белән оператив эш оештыру, наркотиклар сату, алар белән законсыз эш итү фактлары турында кешеләрдән язмача мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен полициядә (адресы: Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 62) үзидарә органнарында, прокуратурада (адресы: Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 56), сәүдә үзәкләрендә, спорт...

Мәгълүм булганча, 13 октябрьдән республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы башланды. Айлык чорында халык белән оператив эш оештыру, наркотиклар сату, алар белән законсыз эш итү фактлары турында кешеләрдән язмача мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен полициядә (адресы: Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 62) үзидарә органнарында, прокуратурада (адресы: Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 56), сәүдә үзәкләрендә, спорт корылмаларында почта әрҗәләре урнаштырылды, "кайнар телефон" элемтәсе эшли башлады. Әйтик, район прокуратурасына 2-32-80, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенә 2-33-42, 2-32-02 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Хөрмәтле сабалылар! Наркотиклар таратылуга һәм аңа бәйле җинаятьчелекне киметү өчен игълан ителгән акциягә сез дә кушылыгыз. Әйдәгез, балаларыбыз язмышына битараф түгеллегебезне күрсәтик. Гасыр афәте минем якыннарыма кагылмас дип ялгышмыйк. Язмада күрсәтелгән телефоннар, урнаштырылган почта әрҗәләре шуның өчен.

Рәшит Ахунов, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев