Миңа эшем буенча төрмәләрдә күп йөрергә туры килә. Монда кемнәр генә утырмый. Теле белән "төймә төймәләрдәй" кешеләр дә еш очрый. Аларның оста теленә ышанып, кызык та, кызганыч та хәлдә калган хатын-кызлар да бар.
Беркөнне телефонымда ят номер килеп чыкты."Кем булыр бу", - дип алсам, бер хатын-кыз: "Сез адвокат Резедамы?" - ди. "Әйе, - мин әйтәм, - миңа нинди йомышыгыз бар иде?" "Сез нишләп Эльвир Рамазановның эшен сузасыз?" Мин бит сезгә дип 150 мең сум акча бирдем!" Аптырап киттем: нинди акча, нинди Эльвир? Трубкадагы тавышны тынычландырырга тырышып, бернинди акча алмавымны да әйттем. Бу аңламый, һаман бирдем дип бара. "Ярар, ачыклыйм әле барысын да, аннан сезгә яңадан шалтыратырмын", - дип куйдым.
Әйе, эшләре минем дә карамакта булган Эльвир исемле кеше бар.Ул Казан колонияләренең берсендә кеше кыйнап, әйбер урлаганы өчен утыра. 28 яшьлек ир-ат, иректә хатыны, ике баласы калган. Мин моның янына киттем. Чакырып алып, акча турында сораштым. "Сез бит минем белән бернинди дә килешү төзеп, акча тапшырмадыгыз, нинди сүз ул?" - дидем.
Бактың исә, хәл болай булган. Эльвир бер танышы аркылы Илмираның (миңа шалтыратып дәгъва белдергән хатынның) адресын ала. Бергә утыручылар арасында гаҗәп оста, эчтәлекле итеп, иреккә хат язучылар бар. Хатларын укысаң, аларны фәрештә, бер начарлык эшләмәгән кеше дип уйлыйсың. Теләсә нинди хатын-кызны хат аша үзләренә карата алалар. Күңелгә сары май булып яткан назлы сүзләрне тормышта беркемнән ишетмәгән, игътибар, җылы тоймаган хатынга җитә кала. Илмира белән дә шулай килеп чыга. Яше 45 тән узган хатын, ике баласын ялгыз үстергән. Ире белән аерылышканда кызлары әле бәләкәй генә булган. Ир дигән нәрсә эчеп, тавыш чыгарып, интектереп яшәгән. Илмира урам себереп, ашханәдә табак-савыт юып, очын-очка ялгап, тормыш алып барган көннәрдә хат аркылы Эльвир белән таныша да инде. Үзеннән яшьрәк дип тормый, аңа хат аша чынлап гашыйк була. Тегесе тәмле сүзләрен жәлләми, хатлар явып кына тора. Илмира аның янына очрашуга да барып кайта, күп кенә суммада акча, күчтәнәчләр калдыра. Эльвир: "Мине чыгарырга тиешләр, тик адвокатка акча түләргә кирәк. Син миңа 150 мең сум акча табып җибәр инде. Мин чыккач, без бергә булырбыз, синең янга кайтырмын", - дип яза. Илмирада аның кадәр акча каян булсын? Ул, кредит алып, "сөйгәнен" төрмәдән коткару чарасына керешә. Ләкин акча кирәкле кешесенә барып ирешәме соң? Юк, әлбәттә. Эльвир аны хатынына җибәрә. Ул Илмирадан алдарак сорап алган акчаларны да шулай озатып ята. Мин боларның барысын тикшергәннән соң, Илмираны эзләп табып, аңа сөйләдем. Эльвирның матур хатлар язып, татлы вәгъдәләр биреп, аны "савып ятуын" ишеткәч, ачуы чыгар, алданганына үкенер дигән идем. Шаккаттым - Илмира тып-тын гына тыңлап торды да, болай диде: "Нигә үкеним? Акчаны инде кире алып булмас, ярар, шул көе калсын. Мин аңа ышандым, өйләнмәгән дип белдем. Эльвирдан ике ел эчендә күпме хат алдым. Аларны укып, үземне хатын-кыз, кеше итеп хис иттем. Моңа кадәр беркемнең дә миңа мондый сүзләр әйткәне булмады. Әби янында гына үстем, яратмый гына кияүгә чыктым. Ир булган кеше дөньяның бер әшәкесе иде. Авызында гел сүгенү сүзләре булды, кыйнады. Ярый, аерылдым. Эльвирның хатлары мине яшәтте, тормышымны үзгәртте. Матуррак итеп киенеп йөри башладым, үз-үземне карарга өйрәндем. Хатыны бар икән инде, ярый, чыккач, шунда кайтсын. Бер сүзем юк. Кредитым да күп калмады инде, түләп бетерәм. Әле кибеткә идән юарга да кердем, акча табармын." Менә хатын-кызның да ниндие була! Бер җылы сүз, мәхәббәт уенлы бер-ике очрашу хакына ниләргә генә бармый.
Нет комментариев