Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнгам Атнабаевның беркайда да басылмаган шигырьләре җыентык булып чыгачак

Шагыйрьнең күп шигырьләре кулъязма рәвешендә сакланган.

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның моңа кадәр беркайда да басылмаган шигырьләре җыентык булып басылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шагыйрьнең оныгы Ләйсән Атнабаева хәбәр итте.

“Картәтәйнең беркайда да басылмаган, бүгенгәчә кулъязма хәлендә сакланган шигырьләре бик күп. Менә шул шигырьләрне җыентык итеп туплап, китап чыгарасы килә. Уфада инде без бер китап чыгаруга ирештек. Бу ел бит әле тулысынча картәтәйнең юбилей елы. Барлык туганнар риза булса, шул шигырьләрне дөньяга танытасы килә. Шушы ел эчендә китапны чыгарып өлгерсәк, без дә, картәтәйнең рухы да шат булыр иде", – диде Ләйсән Атнабаева.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев