Ничек шулай матур буласы?
Газетаның былтыргы 3 октябрь санында басылган “Үзеңнән соң кем кала?” дип исемләнгән язмамда героемның исемен куймаган идем.
Белгәннәр таныр, белмәгәннәр гыйбрәт алыр, дип язган идем. Шул ук көнне телефоннан шылтырата башладылар. Берәүләре: “Бу бит шул”, – диләр, икенчеләре: “Ничек ярдәм итеп була?”, өченчеләре: “Китапларын кайдан табарга, китапханәләрдә бармы икән?” – диләр. Кешеләр төрле булган кебек, фикерләре дә төрледән-төрле. Шунысы рәхәт: кешеләр бөтенләй үк битараф түгел икән әле.
Икенче көнне шылтыраткан ханым ярыйсы ук дулкынлана иде, тавышы да калтырый, үзе белән: “Роза апаң булам, миңа инде 76 яшь”, – дип таныштырды.
– Мин апаның үтенече буенча шылтыратам, сорарга кушты: ул (исем-фамилиясен язмыйм – Ф.Х.) Фәлән Фәләнев түгелме икән?
– Йә әйе, йә юк, – дим. Ул тагын шылтырата:
– Апа әйтә: “Дүрт кат укыдым, тетрәндем, шул үзе инде”, – ди. Бераздан гафу сорый-сорый:
– Апа Диләрә Зөбәерованы да белә, – ди. – Ул Сез язганнарны җыеп бара, саклый.
Яратканны кем яратмый инде.
– Ярар, ярар, берәр көнне апагызны күреп китәрмен әле, – дим.
Әй сөенүләре, “Апага җиткерәм”, – ди. Апасына гына түгел, апасының килененә дә җиткергән. Анысы – Актанышның Пучы кызы Альбина ханым, җомга көнне иң якыннарын гына чакырып, Коръән укытырга булган. Матур сәбәбе дә чыгып тора, каенанасы, татар теле укытучысы Фатыйма апа Ильясовага 91 яшь тула. Кырык эшне кырык якка куеп, алданрак барып керим әле дип барсам, барысы да килеп җиткән. Өй эче бәлеш исе белән тулган, барысы да ачык йөзле, ягымлы һәм гомер буе танышлар кебек. Кайсы кочаклый, кайсы кул биреп күрешә, мин генә як-ягыма каранам. “Үзе кайда соң?” – дим.
– Мин инде ул, – ди көлә-көлә, – Фатыйма апаң.
Менә бу миңа башлап шылтыраткан укытучы Хәйрова-Ширязданова Роза, халкыбызга билгеле “Мунча ташы”ның алыштыргысыз оештыручысы, Шәмсимөхәммәт Закиров та аның укучысы икән. Алар “апа” сүзен баш хәреф белән языла торган, якын, ягымлы итеп, бик матур әйтәләр. Шәмсинең хатыны Галия Коръәнне бик матур дөрес итеп укый; ул да, кодачасы Әлфия дә, дуслары Әлфия дә – барысы да Апа дип дәшә. Кызыктым да, көнләштем дә. Мондый Апаң булса, рәхәттер ул. Өч сәгать буена сөйләшмәгән, искә алмаган бер генә әдәбият, сәнгать әһеле дә калмады бугай. Минем шундый хәтерле, күп белүче кешене күптән күргәнем юк иде инде. Бакый ага, Флора апа, Кояш апалар белән сөйләшү шулай рәхәт була торган иде. Ә бит Фатыйма Апа – бары тик укытучы гына. Хәер, аның да ниндие – татар теле укытучысы. Аллаһ аны шагыйрь, прозаик, тарихчы, галимә итеп яраткан булгандыр. Ә ул укытучы булып киткән дә шул үзе сайлап алган һөнәренә мәңге тугрылыклы булып калган. Фатыйма Апа – Вафирә Гыйззәтуллина туып үскән Бондюг яклары кызы. Ә аның турында Сибгат Хәким: “Вафирәне Камай чишмәләренең суы җырлата”, – дип язды. Фатыйма Апа аларны таныган, укып, тыңлап белгән. Әгәр вакытың бар икән, ул алар турында һич туйдырмыйча, рәхәтләндереп сөйли ала. Хәтерле! Хәтере сакланган кешеләр була ул. Ә Апа икенче төрле, ул беркайчан да көндәлек матбугат һәм матур әдәбият укудан туктамаган. Син фәлән елны фәлән газетада шул турыда язган идең, дип гаҗәпләндерә, үзем онытканмын инде. Ул сугышка кадәр үк татар теле укытучысы булып Буа якларына килә. Унынчы классларда Шәриф Хөсәенов, Барлас Камалов кебек укучыларны укыта. Ә инде үзенә тиң булырлык укытучы Сабит Ильясов белән танышкач, Мамадышның бер авылына килен булып төшә. Өч каенанага хезмәт итү ай-һай җиңел булмагандыр. Каенана, каенапа, каенсеңел. Хис һәм акыл кешесе булгандыр ул. Берсе дә шылт та итми. Фатыйма еш кына дәресләренә кычкырып әзерләнә, шигырь, хикәяләрне кычкырып укый, аны тыңлыйлар. Кич утырырга, Фатыйма дәресләрен тыңларга аларга йөриләр.
Ул елларда шулай бит инде, үзләре – агитатор, үзләре –артист, пропагандист. Ир белән хатын икесе бер көнне коммунистлар партиясенә керә. Ул бүген дә сүз әйттерми, партия билетын җыеп куйган. “Без чын күңелдән, инанып, яратып, тырышып халыкка хезмәт иттек”, – ди. Ире дә гел укы гына дип тора, хәтта үзе белергә тиеш хезмәтләрне дә аннан укытып, сөйләтә. Ул елларда укытучыларны бер авылдан икенче авылга күчереп йөрткәннәр. Башта Арбаш авылына, аннары Олыязга, аннан Мамадышның Шәдче авылына күчәләр. Шунысы кызык: апа-абыйларыннан аерылып калырга теләмәгән укучылар да күченә. Радик, Рөстәм, Рашатны карашалар. Фәридә тугач, больницага класслары белән баралар. Апалары янына керәләр: “Апа, күрсәт әле, матурмы?” – дип бөтен шәфкать туташларын, табибны шаккатыралар.
Соңыннан бу вакыйганы авылда бик озак мәзәк итеп сөйлиләр. Сабит абый мәктәп директоры була, балалар да ипле генә. Әле тагын тәрбиягә алган туганнары Нурия дә бар. Шулай да авылга килгән иҗат әһелен кунарга аларга төшерәләр. Бервакыт җырчылар килә, ир-атларны аларга кертәләр, хатын-кызларны – тегендәрәк Җырчы Хәдичә Гыйниятова хәлләрен белергә килсә, өйдәге 4-5 баланы күреп, урысчалатып: “И-и Раббым” (О Боже мой), – дип авыр сулаганын сизми дә кала. Башка өйгә күчерү хәстәрен күрә, ә музыкантларның бу авылда беренче булулары түгел, Фатыйма апаларга үзләре сорап керәләр.
Бер булып киткән кешеләр эзне суытмый. Диләрә апа Зөбәерова үзенең бик матур радиода сакланган “Куш өянке шаһит” повестен аларда атналар буена яза. Сабит абый (ул инде – партоешма рәисе) Диләрә апага бакчадагы өянке астына җайлы өстәл дә ясап бирә. Менә кайда, кемнәр янында туган икән бу әсәр. Авыл хатыннары фантазиягә бай, Фатыйма турында китап яза, диләр. Ә китап чыккач, әй укыйлар, әй укыйлар, кат-кат укыйлар. Аптырыйлар, Фатыйма үзе дә минем турыда да, ди. Чыннан да әсәрдә Фатыйма исеме кергән бер җөмлә була.
Ә чынлыкта Фатыйма Апа турында, аның киң күңеле, кызыклы язмышы, кешелеклеге турында соклангыч китап язып булыр иде. Югалтулары да, коточкыч хәсрәткә төшкән чаклары да күп аның. Үзләренең эшен дәвам иткән 27 яшьлек уллары кинәт вафат була. Өйләнергә, нәселне дәвам итәргә дә өлгерми. Ә инде физик, доктор уллары Рөстәм дә 60 яшькә дә җитми китеп баргач, ярый әле балалары калды дип үз-үзләрен тынычландыралар. Хәсрәт ялгыз йөрми шул...
Фатыйма Апа әйләндерә дә, бигрәк тә Альбина аш-су арасында йөргәндә (ул бүген беренче тапкыр борай бәлеше пешергән, дулкынлана), киленнәрен мактый. Ул елларда Фатыйма Ильясова бөтен Татарстанга билгеле, мактаулы укытучы була. Бу турыда Язучылар берлегенең рәисе Гомәр Бәширов та ишетә. Укытучылар институтын яңа тәмамлаган Казан кызы Дилияне Мамадыш районының Шәдче авылы мәктәбенә кайтара. Ул биология укыта, Сабит ага белән Фатыйма апаның шәкерте, өйрәнчеге булып китә. Гомер буе хәл белешеп торалар. Югыйсә Гомәр ага кызын Казан шәһәренең иң яхшы мәктәбенә урнаштыра алган булыр иде... һәм андый укытырга, өйрәнергә, тормыш мәктәбе үтәргә Ильясовлар янына килүчеләр бик күп була.
Вафат булган улы Рөстәмнең гаиләсе – килене, оныклары белән дә гел аралашып тора, оныклары, оныкларының балаларын саный. Хәер, Фатыйма апаның эштән, кеше көйләүдән яңа туктаган чагы, аңа әле үзе өчен яшәргә дә яшәргә. Гомере буена каенанасын карый, аннары иренең апасын. Ул аны Чиләбе ягында аерылып, ялгыз, ятим калмасын дип, үзе алып кайттырган була. Бергә бик тату гомер итәләр. Ә инде Сабит абый вафат булгач, ветеран хатыны дип, фатир бирәләр. Балалары Фатыйма Апаны туганы белән Казанга алып китмәкчеләр. Мәймүнә апа Казанга бармыйм, авылда үләм, ди.
Фатыйманың инде бит үзенә дә 85 тулып килә, шәһәрдә яшәп карыйсы киләдер. Мәймүнә апага иптәшкә Нурияне китерүен китерәләр. Мәймүнә апага Нурия түгел, Фатыйма кирәк. Әйтерсең, баласы, туганы, Фатыйма ташлап китте, ди. Гомер буена дус, тату булып яшә-яшә дә, гомер азагына җиткәндә генә... 85 яшькә җиткән Апа җаным иренең апасын карар өчен, аның күңелен күрер өчен, Казан белән Мамадыш арасын буйлый башлый. Шундый кешенең укучылары, киленнәре начар була аламы? һич юк. Апаның сабырлыгын да, матурлыгын да, хәтерле булуын да, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булуын да яздым. Тыйнаклыгын әйтми кала алмыйм. Бервакыт ул авырып китә, бу очрашуны оештырган Роза ханым бер минутка да аны калдырмый. Юк инде, замана чире бит, табибларның игътибары җитми. Роза баш табибка керә, Апасына әйтеп тормый гына, ярдәм сорый. Ул бит шундый-шундый кеше, Партия өлкә комитеты әгъзасы, мактаулы коммунист, ди, мактаулы исемнәрен саный. Теләктәшлек күрмәгәч, аның бит малае – Дәүләт Думасы депутаты, ди. Врач: “Әкият сөйләп йөрмә әле, аларны Кремль больницасында дәвалыйлар”, – ди.
Ә Апа: “Радикка әйтмәгез, болай да эшләре күп”, – ди. Югыйсә Түбән Кама ”Шин” заводының генераль директоры икәнлеген әйтсәләр дә, йөгереп йөрерләр иде.
Бүген инде Апаның өч малае урынына калган зур улы, түбәтәен кыңгыр салып, түр башында утыра. Әнисе белән гел элемтәдә. Оныгын баянга, көрәшкә, тагын әллә кайларга йөртә. Инде менә икенче ел әтиләренең, бабаларының портретын күтәреп, ”Үлемсез батальон” хәрәкәтенә чыгалар.
Альбина ханым белән бер спектаклен дә калдырмый татар театрына йөриләр. Анализлыйлар, фикерләшәләр. Кыскасы, театр белән яшиләр, башкаларны да үгетлиләр, бусы да Апаның хезмәт нәтиҗәсе.
Апаны, аның тирәсендәге кешеләрне күргәч, кеше ничек шул кадәр матур була икән, дигән сорау туды. Бер күрүдә җавап таба алмадым, минем әле аны кабат-кабат күрәсем, алдагы туган көннәрендә, Коръән мәҗлесләрендә утырасым килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев