Нигә минем планшетым юк?
Сабыйларга информатика дәресен балалар бакчасында ук өйрәтә башламагайлары. Бу хакта “Тормыш сыйфаты” дигән чарада Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, киләчәктә мәгълүмати технологияләр, ясалма интеллектка бәйле белгечләргә ихтыяҗ артачак. Шуңа күрә аны мәктәпкәчә белем бирү стандартларына кертергә кирәк.
Сабыйларның кечкенәдән сәләтен үстерү турында сүз чыкканда, гадәттә, әти-әниләрнең фикере икегә бүленә. Берәүләр, чит телләр өйрәтеп, яңа шөгыльләр кертүне хупламый. Андыйлар, балаларның балачагын урламасыннар, башларын катырмасыннар, ди. Янәсе, рәхәтләнеп уйнап калсыннар. Бакчаларда уен җитми дип уйлаучылар да аз түгел. Икенчеләрнең исә газизләрен кечкенәдән үк даһи итәсе килә. Бүген “институт бетереп туган” балалары күпне өйрәнергә сәләтле дип саныйлар. Шуңа күрә бу төр әти-әниләр яңалыкларга каршы түгел. Тик бүген телефон, планшет бакчада да проблемага әйләнде бугай.
– Беркөнне биш яшьлек кызым бакчадан елап кайтты. Башкалар бакчага планшет белән килә, ә минеке юк, ди. Син бер уен да уйный белмисең, дип үчеклиләр дә икән, җитмәсә. Өйгә кайткач, кызыбыз, нигә минеке юк, дип замана техникасы даулый башлады. Бакчага кесә телефоны белән йөрүчеләр дә бар. Шуннан соң әлеге әти-әниләргә кисәтү ясарга мәҗбүр булдым. Нигә аларның балалары аркасында минеке газап чигәргә тиеш? Әнә рәсем ясасыннар, уйнасыннар, хәрәкәтләнсеннәр. Бер урынга текәлеп утырудан бернинди файда юк. Шуңа күрә бакчада информатика кертүгә каршы мин, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Лилия Гайнуллина.
Кукмарадагы “Йолдызлык” бакчасы мөдире Зөһрә Зиннәтуллина әйтүенчә, информатика дәресе ноутбук, компьютерларга бәйле булачак. “Әлеге сәгатьләр СанПиН таләпләренә туры килгән очракта каршы түгелмен. Әмма аны кече яшьтән үк кертүне хупламыйм. Башта өлкәнрәк төркемнәрдә тәҗрибә ясап карарга кирәк. Отышлы булганда кечерәкләргә дә тәкъдим итәргә мөмкин, – ди мөдир. – Без сабыйларны 4-5 яшьтән үк һөнәргә өйрәтә башлыйбыз. Алар итек басу, тегү, агач эшкәртү кебек эшләр белән таныша. Төрле уенчыклар ясыйлар, буйыйлар. Информатика дәресен тәрбиячеләр дә укыта ала дип уйлыйм. Чөнки киләсе елдан гамәлгә керәчәк укытучы өчен һөнәри стандартларда укытучылардан мәгълүмат технологияләренең нигезләрен белү таләп ителә. Шулай булгач, тәрбиячеләргә йөкләргә була”.
Ә Арча районы мәктәбенең мәгълүмат технологияләре буенча директор урынбасары Илшат Фәйзуллин белгечләр мәсьәләсе хакында башкача уйлый. “Кызганыч, бүген информатиканы компьютерны кабыза, сүндерә белгәннәр дә укыта. Зур мәктәпләрдә белгечләр җитми. Шулай булгач, бакчаларның яхшы белгечләр белән тәэмин ителәчәгенә шикләнәм. Тәрбияче кино карату белән чикләнергә мөмкин бит. Информатиканы методик белеме булганнар укытканда гына файдасы булачак, – ди ул. – Мин үзем теләсә кайсы әйберне балаларга иртәрәк өйрәтү яклы. Сабыйны информатикага өч яшьтән дә өйрәтеп була. Бу яшьтә алар барысын да киптергеч кебек сеңдереп бара. Информатика ул компьютер дигән сүз түгел. Башлангыч сыйныфта әлеге дәресләрдә уйлау сәләтен арттыра торган биремнәр, алгоритмнар бирелә. Әйтик, чәй ясауның да үз алгоритмы бар”.
– Информатика – мәгълүмат фәне, ә кеше мәгълүматсыз яши алмый. Информатика нигезләренә баланы беренче көннәрдән үк өйрәтергә мөмкин. Мәгълүматны кайдан алырга, аны ничек дөрес эзләргә, ни рәвешле яхшы мәгълүматны яманыннан аерырга? Без информатика фәнен укытмыйча да, балаларга бу турыда мәгълүмат бирәбез: яманны яхшыдан аерырга өйрәтәбез, – ди IT-компания җитәкчесе, программист Раил Гатауллин. – Әгәр балалар өчен аңлаешлы, файдалы дәреслек әзерләүче була икән, нигә укытмаска?! Информатиканың математик логика һәм программалау өлешләрен исә урта һәм югары сыйныфларда гына укытуны хуплыйм.
Әмма бер киңәш: информатика фәнен өйрәнү белән беррәттән укучылар компьютер җайланмаларына салынып калмасыннар, үз башларын мөмкин кадәр эшкә җиксеннәр иде.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев