Ник ипи ашамыйсыз?
Россия халкы ипине азрак ашый башлаган. Ун ел элек бер россияле елына 66 килограмм ипи ашаса, хәзер бу күрсәткеч 49 килога калган. Россиянең Промышленность, сәүдә министрлыгы һәм Россия сыйфат системасы оешмасы белгечләре бу хәлгә ипинең сыйфаты түбәнәю сәбәп түгелме икән дип, төбәкләргә чыгып, ипи ризыкларын тикшерергә карар кылганнар. Экспертлар аноним...
Россия халкы ипине азрак ашый башлаган. Ун ел элек бер россияле елына 66 килограмм ипи ашаса, хәзер бу күрсәткеч 49 килога калган. Россиянең Промышленность, сәүдә министрлыгы һәм Россия сыйфат системасы оешмасы белгечләре бу хәлгә ипинең сыйфаты түбәнәю сәбәп түгелме икән дип, төбәкләргә чыгып, ипи ризыкларын тикшерергә карар кылганнар. Экспертлар аноним рәвештә ипи сатып алып, аны илнең иң яхшы лабораторияләрендә 50 сыйфат күрсәткече буенча тикшерәчәкләр. Кайсы төбәктә ипи пешергәндә нинди ясалма өстәмәләр кушылганын, түбән сыйфатлы чимал һәм фураж бодаен файдалану очракларын ачыклаячаклар. Ипи пешерүчеләр арасында дәүләт Сыйфат билгесенә лаеклыларны сайлап алачаклар.
Сүз уңаеннан. Россиядән 2018 ел июленнән 2019 ел июненә кадәр чит илгә бодай озату күләме рекордлы күрсәткечкә - 28 миллион тоннага җитәчәк, дип яза "Татарстан яшьләре"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев